news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин парламент ветераннарына медальләр тапшырды

Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин узган чакырылыш депутатларына һәм Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләренә «ТАССР төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшырды. Дәүләт бүләге аларга Татарстанның социаль-икътисади потенциалын ныгытуга керткән өлешләре һәм күпьеллык нәтиҗәле хезмәтләре өчен тапшырылды. Парламентның матбугат хезмәте шул турыда хәбәр итә.

«Сез озак еллар Татарстан, аның хакимиятенең вәкиллекле органы үсеше өчен хезмәт иттегез. Республикада хәзерге парламентаризм һәм вәкиллекле халык хакимиятен торгызуда һәм үстерүдә һәркемнең шәхси өлеше зур. Без Татарстан үз Конституциясен төзүгә керешкән елларда социаль-икътисади һәм иҗтимагый-сәяси хәлләрне барыбыз да яхшы хәтерлибез. Ул вакытта нәкъ менә сез республиканың төп законын булдыру эшенең башында тордыгыз», - дип мөрәҗәгать итте парламент башлыгы.

Бүләкләрне тапшырган вакытта Фәрит Мөхәммәтшин мактаулы хезмәткәрләргә эштә күрсәткән тырышлыклары өчен рәхмәт белдерде. «Депутатлар корпусы һәм Дәүләт Советы аппараты хезмәткәрләрен һәрвакыт дәрәҗәле язмышка туры килү — кешеләргә, Татарстан һәм тулаем Россия мәнфәгатьләренә хезмәт итүгә омтылыш берләштерә. Нәкъ менә сез — һәркайсыгыз үз урыныгызда — традицияләргә нигез салдыгыз, алар ярдәмендә Дәүләт Советы югары абруй һәм татарстанлыларның ышанычын яулады», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе кулыннан бүләкләрне IV чакырылыш депутаты Виктор Бударин, III чакырылыш Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары Галина Фәхретдинова һәм башкалар алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100