news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин парламент сессиясендә VI чакырылыш Дәүләт Советы эшенә нәтиҗә ясаячак

11 июльдә Татарстан Дәүләт Советының илле бишенче утырышы узачак. Ул алтынчы чакырылыш парламент эшендә – соңгысы. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатларның биш елда башкарган эшчәнлегенә нәтиҗә ясаячак.

«Депутатлар 26 мәсьәләне, шул исәптән 10 республика закон проектын һәм җиде федераль закон проектын караячак. Көн тәртибенә кертелгән республиканың барлык закон проектлары да беренче укылышта каралачак», - диелә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Биредә дәүләт гражданлык хезмәте, җирле үзидарә һәм дәүләт вазифалары, оешмалар милкенә салым, алкоголь продукциясен ваклап сату вакытын, шартларын һәм урыннарын өстәмә чикләүләр, авария-коткару хезмәтләре һәм берләшмәләре (һ.б.) турындагы төбәк кануннарына үзгәрешләр кертә торган закон проектлары хакында сүз бара. Депутатлар шулай ук ТР Административ хокук бозулар кодексына тәкъдим ителә торган үзгәрешләр хакында да фикер алышачак.

ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин узган елдагы мәгарифне үстерү программалары хакында сөйләр дип көтелә. Алтынчы чакырылыш Дәүләт Советында «Бердәм Россия» фракциясе эшчәнлеге турында аның җитәкчесе Юрий Камалтынов мәгълүмат бирәчәк.

Фәнил Әһлиуллинны республика вице-премьеры итеп билгеләүне килештерү - депутатлар караячак тагын бер мәсьәлә. Аның кандидатурасы буенча тәкъдимне парламентка ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов керткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100