Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: Парламент дәресләре – патриотик тәрбия бирүнең мөһим юнәлеше
Парламент дәресләре – Татарстанда 2009 елдан башлап ТР Дәүләт Советы, ТР Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм мәгарифне үстерү институты инициативасы белән гамәлгә ашырыла торган проект. Бу хакта ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин 2026 ел парламент дәресе кысаларында узган республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында белдерде, дип хәбәр итә республика парламенты матбугат хезмәте.
Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышында лауреатларга мөрәҗәгать итте. «Мин бүген конкурсларда җиңүләре өчен дипломнар алучы балалар арасында үземне бәхетле кеше итеп хис итәм. Сезгә лаеклы бүләкләрне күпмилләтле республикабыз яши торган кануннар кабул ителә торган бинада тапшыралар», – диде ул.
ТР Дәүләт Советының мактаулы рәисе Татарстанның педагогик җәмәгатьчелегенә аерым рәхмәт сүзләрен җиткерде - аның бәяләвенчә, республика укытучылары бу инициативага актив кушылды. «Парламент дәресләре – яшьләргә хокукый агарту һәм патриотик тәрбия бирүнең мөһим юнәлеше. Сезнең кебек егетләр белән без үзебезнең киләчәгебезгә ышана алабыз», - дип өстәде ул.
Мөхәммәтшин 24 февральдә Казанның 179 нчы гимназиясендә парламент дәресендә катнашуын искәртте. Ул вакытта ул укучылар белән Татарстан АССР халкының Бөек Ватан сугышы елларында күрсәткән батырлыгы, республиканың гомуми җиңүгә керткән өлеше турында фикер алышты.
Фәрит Мөхәммәтшин балаларга һәм педагогларга парламент дәресе темасына кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде һәм иҗади уңышлар теләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз