news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «Парламент дәресе» кысаларындагы бәйге җиңүчеләрен бүләкләде

Фәрит Мөхәммәтшин «Парламент дәресе» кысаларындагы бәйге җиңүчеләрен бүләкләде
Фото: https://gossov.tatarstan.ru

Бүген Казанда «Киләчәкне сайлыйбыз!» «Парламент дәресе-2024» кысаларында уздырылган республика конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Ул гадәттәгечә 27 апрельдә билгеләп үтелә торган Россия парламентаризмы көне алдыннан узды. Чарада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Быел парламент дәресләре республиканың барлык мәктәпләрендә 5-17 февраль көннәрендә узды. Алар Россия белән Татарстанның сайлау системасы нигезләрен аңлатуга багышланган иде. Ел саен проект кысаларында укучыларның иҗади эшләре һәм педагогларның методик эшләнмәләре конкурсы уздырыла. Быел ул 9 номинация буенча булды. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Парламент дәресе яшьләрне зур тормышка әзерләү, тормышның җаваплы чорын аңлату өчен оештырыла. Парламент дәресләрендә катнашкан кешеләрнең белем даирәсе киңәйгәндер дип уйлыйм. Монда педагогларның да хезмәте зур», - диде парламент җитәкчесе.

Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, быел парламент дәресе 16нчы тапкыр үткәрелде. «Аның быел да уңышлы узуына шатмын. Минемчә, бу яшь буынны әзерләүгә һәм тәрбияләүгә керткән зур булмаган өлешебез. Без киләчәктә дә бу форманы үз эшебездә кулланачакбыз», - диде спикер.

ТР Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, Татарстан уңышлы үсә, республикада яңа мәктәпләр, балалар бакчалары, клублар төзелә, ишегаллары төзекләндерелә, шул исәптән федераль акчаларга да.

Чарада шулай ук Россия Герое Рәсим Баксиков, ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев, ТР Мәгариф үстерү институты ректоры Людмила Нугуманова, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.

Рәсем, инша, эссе, видеоролик һәм мәктәп проектлары бәйгеләренең республика этабында 1-11 сыйныфлардан 312 укучы катнашты. Конкурска 60тан артык педагог дәрес һәм дәрестән тыш чараларның методик эшләнмәләрен тәкъдим итте. Катнашучыларның күпчелеге мәктәп һәм муниципаль этапларда үзләрен танытты.

  • Парламент дәресе - Дәүләт Советы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы, Мәгарифне үстерү институтының уртак проекты. Ул укучыларның сәяси-хокукый культурасын һәм актив гражданлык позициясен формалаштыруга юнәлдерелгән. Проект 2009 елдан гамәлгә ашырыла.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100