news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Нурлат районы тотрыклы үсеш схемасын тапты

Республиканың Нурлат районы 2022 елдагы санкцияләр басымы шартларында икътисад һәм социаль тормышны үзгәртеп кору бурычын уңышлы үтәде. Тышкы чикләүләр район икътисадының төп тармакларына (нефть, авыл хуҗалыгы һәм эшкуарлык) йогынты ясый алмады. Алар, җирле халыкның яшәү дәрәҗәсен дә арттырып, уңышлы үсеш күрсәтте. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Нурлат муниципаль районы һәм Нурлат шәһәр Советларының 2022 елдагы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләренә багышланган уртак утырышында шулай дип белдерде.

Татарстан парламенты спикеры утырышта катнашыр алдыннан кайбер җирле мәйданчыклар белән танышты. Алар арасында Нурлат шәһәренең 1нче урта гомуми белем бирү мәктәбе дә бар иде. Мөхәммәтшинга әлеге мәктәпнең бинасы әле 1963 елда ук төзелүе хакында әйттеләр.

Яңартылган мәктәпне караганнан соң, Фәрит Мөхәммәтшин Нурлат районы һәм шәһәр Советларының уртак утырышында катнашты, анда 2022 елдагы төп үсеш нәтиҗәләре хакында фикер алыштылар.

«Без горурлана торган күп векторлы икътисад тышкы сынауларны уңышлы җиңеп чыкты. Узган ел хакында сөйләгәндә, нурлатлыларның республика икътисадына зур өлеш кертүен әйтәсе килә. Биредә төрледән-төрле предприятие һәм производстволар күп, аларда әзерлекле белгечләр хезмәт куя. Кече һәм урта бизнеска ярдәм күрсәтелүе, үзмәшгульләрнең саны артуы да зур әһәмияткә ия», - диде ул залда утыручыларга мөрәҗәгать итеп.

Аның сүзләренчә, төп икътисади күрсәткечләр белән бергә, җирле халыкның яшәү сыйфатын арттыру белән турыдан-туры бәйләнгән үсеш аспектлары да мөһим.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100