news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин «неформал» яшьләр белән эшләргә чакырды

Фәрит Мөхәммәтшин «неформал» яшьләр белән эшләргә чакырды
Фото: © Салават Камалетдинов / «Татар-информ»

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Яшьләр министрлыгын «неформал» яшьләр белән эшләргә чакырды. Бу хакта парламент башлыгы ТР Дәүләт Советының 54 утырышында белдерде.

«Бүген «неформал» яшьләр нәрсә белән кызыксына? Социаль челтәрләрдә генә утыра һәм ялган мәгълүмат аламы? Хөкүмәт карамагында булдырылган, безнең республика бюджетыннан финансланган Яшьләр эшләре буенча министрлык бу өлкәдә ничек эшли? Алар белән кайда эшләп бетермибез? Нәрсә кызыксындыра аларны, социаль челтәрләр генәме?» – диде Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, Татарстанда яшьләрне тәрбияләү өчен яхшы база бар: мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында искиткеч педагоглар эшли, эшкә урнашу өчен мөмкинлекләр каралган.

«Үзләрен «неформал» дип атаучы һәм Россиядә алып барылган сәясәт белән кайдадыр килешмәгән бу төркемнәр белән конкрет эш кирәк», – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Мөхәммәтшин яшьләр белән эшләү мәсьәләсенең актуаль булуын һәм хакимият игътибарын таләп итүен өстәде. «Безнең бурыч – лаеклы, әзерлекле яшьләр тәрбияләү. Гомумән, яшьләребез начар түгел. Патриотлык бар», – дип нәтиҗә ясады ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot