news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Наил Залаковка Татарстан Дәүләт Советы депутаты таныклыгын тапшырды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Наил Залаковка депутат таныклыгын һәм значогын тапшырды. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Декабрь башында Наил Залаков Чистай бермандатлы округында ТР депутатын сайлауда беренче урынны алды. Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча (анда 62 процентка якын сайлаучы катнашты) үз-үзен күрсәткән «Чистополье» холдинг компаниясе генераль директоры 70,23 процент тавыш җыйды.

Фәрит Мөхәммәтшин аңа яңа хезмәтендә уңышлар теләде – депутат парламентта Икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитетында эшләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot