news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: Муса Җәлил турында хәтерне яшь буынга тапшыру – безнең бурыч

Фәрит Мөхәммәтшин: Муса Җәлил турында хәтерне яшь буынга тапшыру – безнең бурыч
Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан чараларны югары дәрәҗәдә үткәрергә кирәклеген әйтте. «Муса Җәлил безнең арада яшәгән, эшләгән, үзе турында шундый якты хәтер калдырган. Без Муса Җәлил турында хәтерне яшь буынга тапшырырга тиеш. Бу – безнең бурыч», – диде ул парламентның Президиум утырышында.

Фәрит Мөхәммәтшин үзенә Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан сораулар, тәкъдимнәр килүен әйтте. «Мин бит парламентара хезмәттәшлек комиссиясен җитәклим. Сораулар килеп тора, бөтен Россия сорый. Безгә Җәлилгә багышланган чараларны ничек уздыруны, башка төбәкләргә ничек ярдәм итә алуыбызны уйларга кирәк. Үзебезнең Геройны башка субъектларда бик матур итеп дәррәү җыелып, бәйрәм ясап искә алалар. Без үзебездә зур бәйрәм итеп ясарга тиешбез. Мәгариф, Мәдәният министрлыклары катнашында...» – дип белдерде Дәүләт Советы Рәисе.

Ул шундый горурланырлык шәхесләребез булуы белән Татарстанда яшәүчеләр бәхетле булуын билгеләп үтте. «Безнең рәтләрдән чыккан татар бит ул» дип, горурланып йөрергә кирәк», – ди Фәрит Мөхәммәтшин.

ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган юбилей чаралары турында чыгыш ясаганнан соң, депутат, Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Җәлилнең туган ягы –Оренбург өлкәсендә Татарстанның нинди чаралар үткәрәчәге турында сорады. «Татарстанның Мәдәният министрлыгы Оренбургта чаралар оештырса, масштабы да зуррак булыр иде», – диде ул.

Дамир Натфуллин бу сорауны игътибарга алачакларын әйтте. Ул, шулай ук, 2013 елның маенда Оренбург өлкәсенең Мостафа авылында музейда яңа экспозиция ачылганын искәртте. «Экспозиция тулысынча Татарстан Республикасы ярдәмендә яңартылган иде», – диде.

Дәүләт корылышы һәм җирле үзидарә комитеты рәисе урынбасары, КПРФ фракциясе җитәкчесе Хафиз Миргалимов, әгәр патриотлыкны тәрбияләү турында уйласак, Герой-шагыйрьнең туган көнендә генә түгел, аңа багышланган чараларны ел әйләнәсендә уздырырга кирәк, дигән киңәш бирде.

Фәрит Мөхәммәтшин парламентарийларның искәрмәләре белән килеште. «Бәлки, Татарстан парламенты делегациясе Муса Җәлилнең туган ягына да барыр. Уйлашырбыз», – дип белдерде.

2026 елда Герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга багышланган чараларга әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру комитеты булдырылган.

Хәзерге вакытта ТР Мәдәният министрлыгы республика Премьер-министры урынбасары Васыйл Шәйхразыев адресына юбилей чаралары буенча республика планы проектын керткән. Дамир Натфуллин ул планда 140лап чара булуын әйтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot