news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин «Мөмкинлекләр» яшьләр форумында катнашучылар белән очрашты

Фәрит Мөхәммәтшин «Мөмкинлекләр» яшьләр форумында катнашучылар белән очрашты
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Бүген Чистай районында «Мөмкинлекләр» яшьләр форумының ябылу тантанасы булды, аны «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте оештырды. Форумда катнашучылар һәм хәрәкәт активистлары белән Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе, «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтенең Югары Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин очрашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Яшьләрне сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин яшьләр форумының чираттагы мәртәбә үзенең югары статусын раславы, лидерлык сыйфатларын күрсәтү һәм катнашучыларның потенциалын ачу өчен яхшы мәйданчык булуын билгеләп үтте.

«Бүгенге яшьләр актив һәм битараф түгел. Сез – безнең яшьләрнең авангарды. Сез җыеласыз, эшлисез, яшьләребезне дуслаштырасыз һәм берләштерәсез. Иң мөһиме – сез Татарстанның киләчәген үз өстегезгә алырга әзер лидерлар була барасыз. Без сезгә, димәк, республиканың киләчәгенә ышаныч белән карыйбыз», – диде Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе.

«Татарстан – Яңа гасыр» республика хәрәкәте инде 27 ел республиканың иң абруйлы иҗтимагый көчләренең берсе булып кала, ә «Мөмкинлекләр» форумы – яшьләр белән системалы эшләүнең ачык мисалы. «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәте – иҗтимагый оешма гына түгел, ул Татарстанда гражданлык җәмгыятенең ышанычлы таянычы, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, форумда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Ул һәрвакыт республиканың мөһим вакыйгалары үзәгендә кайный, патриотик, мәгариф һәм мәдәният өлкәләрендә зур проектларны тормышка ашыра, шул исәптән махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә».

Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин бүген илдә өч көнлек тавыш бирүнең беренче көне булуын искәртте һәм яшьләрне сайлауларда катнашырга чакырды.

Фәрит Мөхәммәтшин «Татарстан – Яңа гасыр» хәрәкәтенең иң актив катнашучыларына рәхмәт хатлары тапшырды.

Форумны ябу тантанасында шулай ук Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты рәисе урынбасары Ольга Воронова, «Татарстан - Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары Советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова, Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов катнашты.

«Мөмкинлекләр» форумы 16-18 сентябрьдә узды. Катнашучыларның тәҗрибәле остазлар, предприятие директорлары, республиканың мәдәният һәм мәгариф эшлеклеләре белән аралашу мөмкинлеге булды. Активистлар өчен патриотизм, рухи үсеш, сәламәтлек һәм хокукый мөмкинлекләр темаларына тренинглар, лекцияләр, түгәрәк өстәлләр оештырылды.

«Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәте Башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова билгеләп үткәнчә, быел форумда 90 кеше катнашкан. «Өч көнлек форум бөтен дөньяда актуаль темаларның киң спектрын – стресска чыдамлыкны, ясалма интеллект белән үзара бәйләнешне, рухи үсешне колачлады. Яшьләр белән тәҗрибәле спикерлар эшләде. Шулай ук форумны Чистай җирендә уздыру идеясен хуплаучыларга да рәхмәт белдерәсем килә», – дип мөрәҗәгать итте форумда катнашучыларга Алсу Тарханова.

news_right_1
news_right_2
news_bot