Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин «Многоликая Россия» бәйгесендә җиңүчегә гран-прины тапшырды

Казанда «Мәскәү» мәдәни үзәгендә «Многоликая Россия» XV Бөтенроссия журналистлар конкурсында җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы уза. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин гран-прины тапшырды.
«Сезне Казаныбызда унбишенче тапкыр кабул итәбез. Бу очрашуларда дуслашабыз, уртага салып, алда тора торган бурычларны карыйбыз, бергә эшлибез. Без бер-бездән яңа формаларга өйрәнәбез, кулланабыз. Очрашырга, аралашырга, халык белән эшләүнең яңа формаларын эзләргә кирәк», – дип сәламләде ул катнашучыларны.
Дәүләт Советы Рәисе оештыручыларга рәхмәт сүзләрен әйтте.
«Многоликая Россия» XV Бөтенроссия журналистлар конкурсында 100 мең сумлык гран-прины «Самара» телерадиокомпаниясе алды.
«Бик зур рәхмәт. Без беренче тапкыр катнашабыз. Бу команда эше иде, без бик күп эш җибәрдек», – диде сәхнәдән телерадиокомпания режиссеры Александра Дюбина.
Бәйгегә быел 26 тәбәктән 622 журналист эше килгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз