Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: Милли тәңгәллекне саклау буенча җитди эш алып барыла
Татарстанда милли тәңгәллекне саклау, милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү буенча җитди эш алып барыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Халыклар ассамблеясе җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Халыклар дуслыгы йортында узган түгәрәк өстәлдә әйтте.
«Татарстанда 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши. Республикада дәүләт илкүләм сәясәтен гамәлгә ашыруга, Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен, милли мәдәниятләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт программалары гамәлдә», - дип сөйләде ул.
Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда балаларны татар телендә укыта торган 591 мәктәп, чуваш телендә – 84, удмурт телендә – 20, мари телендә – 16, мордва телендә – өч, иврит һәм башкорт телләрен укыта торган берәр мәктәп эшли.
«Без дәүләт рус телен хуплыйбыз, әмма Татарстанда яшәүче һәр халык үз туган телен саклап калырга тиеш. Бу безнең күп милләтле республикабыз һәм Россия мәдәниятен баета», - дип ассызыклады ул.
Парламент спикеры сүзләренчә, федераль хакимиятләр ярдәме белән мигрантларның социаль-мәдәни адаптациясе, тел һәм мәдәни күптөрлелеген саклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү, демографик күрсәткечләрне яхшырту өлкәсендә проблемалы мәсьәләләр хәл ителә.
Ул искәрткәнчә, хәзер республикада 110 мең хезмәт мигранты эшли, ә югары уку йортларында 22 мең чит ил студенты белем ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз