news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына иң изге нияттә торабыз

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика Президенты Рөстәм Миңнехановның киләсе елны Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан итүенә шат булуын белдерде. «Ул елга иң изге нияттә торабыз, барлык фундаменталь кыйммәтләр шул ел белән бәйле булачак», - диде ул журналистлар белән очрашуда.

Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елында республика эчендә генә түгел, Россиянең күрше төбәкләре белән дә җитди эш көтелә. «Безнең өчен бу ел аеруча үзенчәлекле булачак», - диде ул.

«Үзебезнең рухи байлыкларыбызны саклау - бурычыбыз. Ата-бабаларының гореф-гадәтләрен, мәдәниятен, йолаларын сакламаган кешенең киләчәктә перспективасы зур түгел», - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

news_right_1
news_right_2
news_bot