news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: Милләтара татулыкны саклау мәсьәләләре көн саен игътибар таләп итә

Бүген Яшел Үзән районында узган Татарстан Халыклары ассамблеясе советының күчмә утырышында дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту, республикада яшәүче халыкларның тел төрлелеген һәм традицион мәдәниятен саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәргән утырышта профильле министрлыклар һәм ведомстволар, хокук саклау органнары вәкилләре, республиканың милли-мәдәни берләшмәләре җитәкчеләре катнашты. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан халыклары Ассамблеясе утырышы Осиново бистәсендә В.В.Карпов исемендәге лицейда узды. Хәзерге вакытта биредә 25тән артык милләт вәкилләре белем ала, уку йортында балаларны тәрбияләүгә һәм социализацияләүгә, шул исәптән мәдәниятне, патриотизм һәм сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга, талантларны үстерүгә басым ясалган.

«Ассамблея утырышын Яшел Үзән җирендә уздыру һич тә очраклы түгел, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин утырышны ачып. – Яшел Үзән – эшчән шәһәр, шул ук вакытта яшелүзәнлеләр күпмилләтле республикабызның социаль-икътисадый үсешенә генә түгел, Татарстанда милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга да зур өлеш кертәләр».

«Социаль объектларда, мәгариф учреждениеләрендә булганнан соң, без районда элеккечә дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруга, этномәдәни үсеш мәсьәләләренә зур игътибар бирүләренә инандык, бу безнең кебек күпмилләтле республика өчен бик мөһим, анда 175 милләт вәкиле яши, – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин. – Милли традицияләрне һәм гореф-гадәтләрне саклау, үстерү, яшь буынга тапшыру, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау – ул безнең бурычыбыз. Моңа Татарстан Халыклары ассамблеясе үз өлешен кертә».

Татарстан халыклары Ассамблеясе Рәисе ассызыклаганча, милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау, мәдәниятара багланышларны ныгыту мәсьәләләре көн саен игътибар һәм килешенгән гамәлләр таләп итә. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, республика районнарында милләтара татулык өлкәсендәге проектлар барлыкка килә һәм уңышлы гамәлгә ашырыла. «Бу безнең филиаллар һәм вәкиллекләр, Дуслык йортлары һәм үзәкләре эше, милли мәдәниятләр фестивальләре, балалар һәм яшьләр өчен белем бирү программалары. Бу кыйммәтле тәҗрибәнең бөтен республика казанышы булуы, тиражлануы һәм хуплануы бик мөһим», – дип басым ясады парламент җитәкчесе.

Парламент башлыгы әйтүенчә, бүген тыныч һәм иҗади атмосфераны саклап калу бик мөһим. «Татарстанның киләчәктә дә бердәмлек һәм татулык территориясе булып калуы, мәдәниятләрнең конструктив диалогы, барлык халыкларыбызның гореф-гадәтләренә һәм йолаларына хөрмәт белән карау – сезнең белән безнең алда торган бурыч. Уртак тырышлык белән без бу атмосфераны саклаячакбыз һәм ныгытачакбыз», – дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.

Парламент башлыгы шулай ук киләсе җомга көнне, 17 октябрьдә, республика Рәисе Рөстәм Миңнехановның Дәүләт Советына еллык Юлламасын ирештерәчәген искәртте. «Район активын, милли-мәдәни берләшмәләр җитәкчеләрен әлеге программа документын җентекләп өйрәнүләрен сорыйм. Рөстәм Нургалиевич милләтара татулык мәсьәләләренә һәрвакыт аерым игътибар бирә, ә бу безнең турыдан - туры бурычларыбыз», – диде ул.

Утырышка йомгак ясап, Фәрит Мөхәммәтшин Яшел Үзән районында милләтара тынычлыкны һәм татулыкны тәэмин итү һәм милли мәдәниятләрне үстерү өчен шартлар тудыру буенча алып барылган эшкә югары бәя бирде, шулай ук район халкына бу юнәлештә проектларның уңышлы гамәлгә ашырылуын теләде.

news_right_1
news_right_2
news_bot