news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Милләтара мөнәсәбәтләр советында Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде

Фәрит Мөхәммәтшин Милләтара мөнәсәбәтләр советында Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде
Фото: https://gossov.tatarstan.ru

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы утырышында видеоэлемтә аша катнашты. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чара Россия Фәннәр академиясе галимнәре - этнологлар һәм тарихчылар катнашында фәнни-гамәли конференция форматында узды. Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы рәисе урынбасары булган Фәрит Мөхәммәтшин җәмгыятьтә милләтара һәм конфессияара тынычлыкны һәм татулыкны саклау һәм үстерү мәсьәләләрен хәл итүдә Татарстан тәҗрибәсе турында сөйләде.

«Россия - күп милләтле һәм күп конфессияле ил, һәм бу мәсьәләләр дәүләт һәм муниципаль хакимиятнең барлык органнарының игътибар үзәгендә тора», - диде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе. Шуңа бәйле рәвештә, ул советның алдагы утырышларының берсен конкрет механизмнар һәм инструментлар, урыннарда тиешле бурычларны гамәлгә ашыру формалары турында фикер алышуга багышларга тәкъдим итте.

Татарстанда кулланыла торган механизмнар арасында сәясәтче республика Халыклары ассамблеясен искә алды. «Татарстанда 175 милләт вәкиле тату һәм килешеп яши. Татарстан халыклары ассамблеясе милли-мәдәни мохтарият ярдәмендә Татарстанда яшәүче төрле милләт кешеләрен, россиялеләрне берләштерде», - диде ул.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, ассамблея составына 250дән артык җирле һәм төбәк милли-мәдәни иҗтимагый оешма керә, алар 36 милләт мәнфәгатьләрен кайгырта. 38 муниципаль районда һәм шәһәр округында филиаллар һәм вәкиллекләр эшли. Халыкларның туган телләрен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклауга аерым игътибар бирелә, диде ул.

Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин Россия Президенты Владимир Путинның Пятигорскида Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советының май утырышында әйтелгән сүзләрен искә төшерде: «Мәдәни һәм милли күптөрлелек - Россиянең бөтен нәрсәне җиңә торган көче ул». «Татарстанда нәкъ менә шундый позицияләрдән республика дәүләт милли сәясәте төзелә», - диде республика парламенты җитәкчесе.

Ул мәдәниятара диалогның Татарстан мәдәнияте көннәре кебек формасын искә төшерде. Быел Татарстан мәдәнияте көннәре Беларусьта һәм Төрекмәнстанда узды. 2024 елда аларны Иран, Азәрбайҗан һәм Мисырда үткәрү планлаштырыла.

Совет рәисе - Федерация Советы вице-спикеры Константин Косачев Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдимен хуплады һәм Татарстанның һәм илнең башка күп милләтле төбәкләренең дә тәҗрибәсен карарга мөмкин булуын аңлатты. Тәкъдим совет карары проектына кертелде.

Фикер алышуда Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе Игорь Баринов һәм Россия Фәннәр академиясенең Н.Н.Миклухо-Маклай исемендәге Этнология һәм антропология институтының фәнни җитәкчесе Валерий Тишков катнашты. Чарада Татарстанны шулай ук ТР Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Айрат Зарипов тәкъдим итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100