news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин махсус хәрби операция турында: Ватанны якларга кирәк!

Фәрит Мөхәммәтшин махсус хәрби операция турында: Ватанны якларга кирәк!
https://gossov.tatarstan.ru/tat/

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Украинада махсус хәрби операциягә өлешчә мобилизация чарасы турында фикерен әйтте. «Ватанны бит сакларга кирәк, илнең суверенитетын яклау турында сүз бара», - диде ул алтынчы чакырылыш Дәүләт Советының 34 нче утырышында.

Парламент рәисе вазгыять җиңел булмавын билгеләп узды. «Илнең Президенты, Баш Командующиеннан вазгыять гади булмавын беләбез. Украинаның үзе белән түгел, Көнбатыш белән Украина территориясендә көрәшәбез бит. Вазгыять җитди, уяу булыгыз. Партия линиясе буенча да ярдәм итәсе булачак», - дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга.

Ул депутатларны халыкка аңлатулар белән чыгарга өндәде. «Барыбыз бер булып, кыюлыкны җыеп, теләсә нинди аудиториягә әзерләнеп чыгып, вазгыятьне аңлатырга, инандырырга кирәк», - дип белдерде Мөхәммәтшин.

Депутат Эдуард Шәрәфиев та махсус хәрби операция турында фикерен әйтте. Ул Татарстан территориясеннән мобилизацияләнгән гражданнарны матди яктан тәэмин итүне контрольдә тоту буенча депутат комиссиясен оештыру кирәк, дип саный. «Безнең сугышчыларның өс киеме, аяк киеме – барысы да тәэмин ителергә тиеш», - диде.

Эдуард Шәрәфиев, мобилизациягә эләккән гражданнарның гаиләләрендәге хәлне контрольдә тоту буенча районнарда махсус эшче төркемнәр кирәк, дигән фикердә. «Бурычын үтәргә киткән сугышчы, бөтен тыллары ябык, өйләрендә тәртип булуын белеп торырга тиеш», - диде.

Депутат махсус хәрбия операция вакытында бөтен бәйрәм, концертларны киметергә тәкъдим итте. «Сугышчылар һәлак булганда, җырлап-биеп йөрергә тиеш түгелбез», - ди ул. Эдуард Шәрәфиев, үзе дә повестка килсә, Ватанны якларга барырга әзер булуын әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100