news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Махсус операция катнашучылары Дәүләт Советы депутаты булырга лаек

Фәрит Мөхәммәтшин: Махсус операция катнашучылары Дәүләт Советы депутаты булырга лаек
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Махсус хәрби операциядә катнашучылар VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы депутатлары булырга лаек. Бу хакта журналистларга ТР Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева шул хакта яза.

«Махсус хәрби операция катнашучылары да «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүендә катнашачак. Бу – яңалык. Моннан тыш, алар өчен партия карары белән өстенлекләр ясалган. Бу – Ватаныбызны, безне саклау урыннарыннан кайткан кешеләр. Алар депутат булырга лаек, без аларны максималь дәрәҗәдә хупларга тырышачакбыз», – диде парламент башлыгы.

Татарстанда махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Бердәм Россия» праймеризында аерым ярдәм чаралары каралган. Алар онлайн-гариза биргән очракта документларны кәгазьдә тапшырудан, видеоконтент урнаштыру бурычыннан азат ителә.

Моннан тыш, алдан тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, махсус хәрби операциядә катнашучыга аның өчен бирелгән тавышларның 25 процентын оештыру комитеты автомат рәвештә өсти. «Минемчә, бу урынлы. Аларның безнең сафларда булуын бик теләр идек», – дип ассызыклады Мөхәммәтшин.

«Бердәм Россия» Татарстанда VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатлыгына партиядән тәкъдим ителәчәк кандидатлар буенча алдан тавыш бирү башлануы турында 26 мартта игълан итте. Праймериз 26 майга кадәр дәвам итәчәк.

VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар 2024 елның сентябрендә узачак. Партия исемлекләре буенча һәм бер мандатлы округларда биш елга 50шәр депутат сайланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100