Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Татарстан Матбугат көне уңаеннан массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләре белән очрашты. Парламент җитәкчесе Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Хөкүмәте һәм депутатлар исеменнән журналистларны һөнәри бәйрәм белән тәбрик итте.
«Үзегезнең хезмәт бурычыгызны сайлаган һөнәрегезнең бай традицияләренә һәм журналист этикасы ныклы нигезләренә таянып үтисез. Моның белән сез киләчәктә дә үз аудиториягезнең ышанычын кадерләвегезне дәвам итәсез. Сайлаган эшегезгә тугрылыгыгыз, осталыгыгыз, укучыларыгызга, тыңлаучыларыгызга һәм тамашачыларыгызга хөрмәт күрсәтүегез өчен рәхмәт сезгә. Нәкъ менә Хөкүмәт, хакимият органнарына гражданнар, сайлаучылар белән турыдан-туры диалогта торырга, аларны борчыган мәсьәләләрне чишергә ярдәм итәсез. Бәйрәм белән! Сезгә сәламәтлек, иминлек һәм яңа иҗади уңышлар», – диде ул.
Шулай ук Фәрит Мөхәммәтшин әлеге очрашуның бер матур традициягә әверелүен ассызыклады.
Очрашу барышында Татарстанның медиатармак алдынгы вәкилләре бүләкләнде. Алар арасында хезмәттәшләребез, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының шеф-редакторы Елена Рощупкина һәм журналист Надежда Гордеева да булды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз