news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты

Фәрит Мөхәммәтшин Мәскәүдә Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты
Фото: gossov.tatarstan.ru

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, РФ Закон чыгаручылар советы президиумы әгъзасы, Халыкара хезмәттәшлек проблемалары комиссиясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Мәскәүдә Россия Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Утырыш Союзлар йортының Колонналар залында узды. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Утырышны Закон чыгаручылар советы рәисләре – Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин һәм Федерация советы Рәисе Валентина Матвиенко үткәрде. Чараның көн тәртибендә төп темалар гражданнарның торак алу мөмкинлеген тәэмин итү һәм торак инфраструктурасын үстерү мәсьәләләренә багышланды.

«Һәр гаилә үз торагы булу турында хыяллана. Гаиләдә күбрәк балалар тусын өчен, бу хыял 10-15 елдан соң түгел, ә мөмкин кадәр иртәрәк тормышка ашарга тиеш», – дип ассызыклады Матвиенко.

Фото: gossov.tatarstan.ru

Россия парламентының югары палатасы рәисе билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта торак алу мөмкинлеген тәэмин итүгә, торак төзелешен, социаль инфраструктураны үстерүгә юнәлтелгән бик күп программалар гамәлгә ашырыла. Аларның нәтиҗәсә бар. Аерым алганда, шәхси торак төзелеше күләме арткан. Узган ел нәтиҗәләре нигезендә, бу күрсәткеч төзелешнең гомуми күләменең 60 процентын тәшкил иткән.

«Безнең өчен төп күрсәткеч – кешеләрнең торак сатып алу мөмкинлеге. Квадрат метрлар күп булырга мөмкин, ләкин мондый торакны гаиләләр сатып ала аламы?», - дип ассызыклады Вячеслав Володин.

Аның сүзләренчә, торак һәркем сатып ала алырлык булырга тиеш. Сүз география турында гына түгел, ә төрле социаль категорияләр турында да. Табиблар, күп балалы гаиләләр һәм башкалар торак сатып ала алырга тиеш, дип өстәде ул.

Фото: gossov.tatarstan.ru

Татарстан берничә мәртәбә торак төзелеше, социаль һәм коммуналь инфраструктураны модернизацияләү мәсьәләләрен хәл итү юнәлешендә лидер төбәкләр арасында билгеләп үтелде. Республика торакны файдалануга тапшыру күләме буенча илдә алдынгы позицияләрдә, ә Идел буе федераль округы төбәкләре арасында беренче урында тора.

Республикада гаилә ипотекасы, IT-белгечләр өчен ипотека, шулай ук авыл җирендә торак сатып алу өчен авыл ипотекасы кебек төрле ярдәм чаралары гамәлдә.

Фәрит Мөхәммәтшин, Закон чыгаручылар советы утырышына йомгак ясап, көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрнең актуальлеген ассызыклады.

«Сүз шул исәптән авыл җирлегендә дә торак сатып алу мөмкинлеге турында бара. Авылга, авыл җирендә яшәүче кешеләргә, авылдагы торак төзелешенә ярдәм итү бик мөһим. Шул ук вакытта шәхси торак төзелеше темпларын саклап калырга кирәк. Әйе, авыл җирендә күпфатирлы йортлар төзү арзанрак булырп иде, әмма авыл халкының яшәү рәвеше җир, хуҗалык белән бәйле. Авыл кешесенең яшәү рәвешен һичшиксез сакларга кирәк. Бу биредә күпмилләтле халкыбызның традицияләре һәм мәдәнияте яхшырак саклануга бәйле рәвештә дә мөһим», - дип билгеләп үтте республика парламенты җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot