news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: Мәскәү Сабан туе күпмилләтле халыкны берләштерә

Фәрит Мөхәммәтшин: Мәскәү Сабан туе күпмилләтле халыкны берләштерә
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Бүген «Коломенское» музей-тыюлыгы территориясендәге бәйрәм мәйданында Мәскәү Сабан туе узды. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия башкаласы халкын һәм кунакларын Республика Рәисе, парламент һәм Татарстан Хөкүмәте исеменнән сәламләде. Бу хакта төбәк парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Сабантуй – элек-электән килгән традицион бәйрәм. Әлеге искиткеч бәйрәмне саклап калуыбыз һәм буыннан-буынга тапшыруыбыз бик мөһим. Элек бу бәйрәм авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү символы булган. Татарстанда 175 төрле милләт вәкиле дус һәм тату яши. Без бергә эшлибез дә, бәйрәм дә итәбез. Мондый бердәм халыкны беркайчан да җиңеп булмаячак», - дип ассызыклады сәясәтче.

«Мәскәү Сабан туе төрле милләт вәкилләренең очрашу урыны булып тора, күпмилләтле халкыбызны тагын да ныграк берләштерә», - дип белдерде ул.

Мөхәммәтшин шулай ук Мәскәү җитәкчелегенә кунакчыллыгы һәм бәйрәмне ел саен оештыруы өчен рәхмәт белдерде. «Сабантуй алга таба да илебезне ныгытсын, күпмилләтле халкыбызны берләштерсен һәм яңа җиңүләргә чакырсын», – диде сәясәтче.

Дәүләт Советы Рәисе шулай ук Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның сәламләү текстын укыды. «Күркәм Сабантуй бәйрәме татар мәдәниятенең күптөрлелеген һәм аның үзенчәлеген чагылдыра, бөтен дөнья буйлап сибелеп яшәүче ватандашларны берләштерә. Бергәләшеп Сабантуй бәйрәменә җыелып, без ата-бабаларыбызның мирасына ихтирам күрсәтәбез, традицияләрне хөрмәт итәбез һәм яшь буында аларга карата мәхәббәт тәрбиялибез. Татарлар кайда гына яшәмәсен, Сабантуйның кунакчыл мәйданы меңләгән кешене бергә җыя, бердәмлек атмосферасы тудыра», - диелгән Татарстан Рәисенең мөрәҗәгатендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot