news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районында «Герой әтисе» күргәзмәсен ачты

Фәрит Мөхәммәтшин Мамадыш районында «Герой әтисе» күргәзмәсен ачты
Фото: Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Бүген Мамадыш политехника көллиятендә «Герой әтисе» республика күчмә күргәзмәсе ачылды. Кунакларны һәм чарада катнашучыларны Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин сәламләде. Күргәзмәне ачу тантанасы Мамадыш муниципаль районы Советының киңәйтелгән утырышы кысаларында узды.

«Герой әтисе» күргәзмәсе Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова инициативасы белән махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итүче «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды, «Бердәм Россия» партиясе, республиканың әтиләр һәм офицер хатыннары союзлары белән берлектә оештырылды. Экспозициядә уллары махсус хәрби операциядә батырларча сугышкан әтиләрнең портретлары тәкъдим ителгән», - дип хәбәр итә Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте.

Фото: Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Хәзерге вакытта күргәзмәдә республиканың утыздан артык муниципаль берәмлегеннән 45 кеше катнашты (болардан дүртесе – Россия Героеның әтиләре, 32се Батырлык ордены, җидесе дәүләт бүләкләре белән бүләкләнгән егетләрнең әтиләре). Бүген фотокүргәзмә Мамадыштан махсус хәрби операциядә катнашучы геройларның әтиләре фотосурәтләре белән тулыландырылды.

Фәрит Мөхәммәтшин мамадышлыларга районда республика күргәзмәсен оештырулары өчен рәхмәт белдерде. «Ватанны саклаучылар елында һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгында ветераннар, хәзерге заман геройлары һәм аларның әтиләре белән очрашулар, мондый чаралар үткәрү бик мөһим. Бер генә герой да онытылырга тиеш түгел. Кызганыч, елдан-ел Бөек Ватан сугышы ветераннары саны кими бара, без аларга күбрәк игътибар бирергә тиеш. Алар – җиңүчеләр буыны, сугыш авырлыкларының төп шаһитлары», - диде ул.

Фәрит Мөхәммәтшин бүген Ватанны саклаучы махсус хәрби операциядә катнашучылары һәм аларның әтиләренә аерым рәхмәт сүзләрен әйтеп үтте. «Безнең төп бурыч – егетләребезгә һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итү, аларның батырлыклары турында сөйләү. Кешеләр бөек Россиягә, туган Татарстаныбызга хезмәт итүче геройларны белергә тиеш», - диде ул.

Парламент башлыгы әлеге күргәзмә экспозициясе белән районның барлык мәктәпләре укучылары танышырга тиешлеген әйтте. Күргәзмәне ачуда Мамадыш районында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераннары Валентина Лаптева, Валерий Классен һәм Хәсән Шәрәфетдинов катнашты.

Ел ахырына кадәр «Герой әтисе» республика күргәзмәсе Татарстанның барлык районнарын да күрсәтеләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100