news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Мәктәп волейбол лигасын 5 еллыгы белән котлады

Бүген Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә Мәктәп волейбол лигасына нигез салынуга биш ел тулуга багышланган тантаналы чара узды. Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе һәм Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин әлеге бәйрәм белән котлады. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Сезнең һәрберегез — һәвәскәрләр волейболы патриоты. Республикабызда Мәктәп волейбол лигасын гамәлгә ашыра башлауның биш еллыгы белән котлыйм. Биш ел бер мизгелдә үткән!» — диде Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Мәктәп волейбол лигасы тарихын искә төшерде. «2019 елда Федерация президиумы утырышында биредә булган коллегаларыбыз белән без Мәктәп волейбол лигасын булдыру максатын куйдык. Мәктәп, гимназия, лицей укучыларын әлеге спорт төренә җәлеп итә ала торган проект. Аларга бер-берсе белән ярышырга, үзләренең иң яхшы сыйфатларын күрсәтергә, волейбол спортында яңа дуслар табарга мөмкинлек бирергә... Һәм бу инициатива яшьләр арасында зур кызыксыну уятты», – диде ул.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, вакыт әлеге карарның дөреслеген күрсәтте — Мәктәп волейбол лигасы хәрәкәте республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендәге 740 мәктәптән 27 меңнән артык 5-11 сыйныф укучысын берләштерде. Мәктәп Татарстан спорт картасында тагын бер уникаль брендка әйләнде.

«Бүген безнең Мәктәп лигасы — уку елы дәвамында 10 меңнән артык уен уйный торган 5 меңгә якын команда ул. Бик зур сан. Сүз уңаеннан, башка спорт төрләре буенча күп кенә мәктәп лигалары моның белән мактана алмый», – диде Фәрит Мөхәммәтшин. Шул ук вакытта ул массакүләмлелеге һәм яшьләрне җәлеп итү ягыннан волейбол республикада футбол һәм хоккейдан соң өченче урында бара, дип билгеләп үтте.

Аның сүзләренчә, бүген Мәктәп волейбол лигасы — чын волейбол гаиләсе. «Волейбол аша балалар, ата-аналар, укытучылар, тренерлар, судьялар, профессиональ клуб, дәүләт муниципаль хакимият органнары, иганәчеләр укучыларны спорт белән шөгыльләнүгә тарту һәм сәламәт яшәү рәвеше идеясе тирәсендә туплана. Гомумән, ул дәүләт сәясәтенә җавап бирә. Без физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү өчен шартлар булдыруны максат итеп куябыз», — диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Шуннан соң ул республиканың төп командалары казанышларын билгеләп үтте – «Зенит-Казан» ирләр командасы чемпион титулын кире кайтарды, ә «Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар командасы Россия Суперкубогын яулады.

Тантаналы чыгыштан соң Татарстан Республикасы Волейбол федерациясе президенты Татарстан Республикасының төрле районнарыннан килгән иң яхшы хөкемдарлар, остазлар һәм физкультура укытучыларына бүләкләр тапшырды.

Чара башланганда яшь волейболчылар һәм аларның тренерларына Мәктәп волейбол лигасы үсеше турында ролик күрсәттеләр. Анда республиканың «Зенит-Казан» волейбол флагманы уенчылары да — блокировкалаучы Артем Вольвич һәм либеро Илья Федоров катнашкан, дип яза «Татар-информ».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100