Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин мәгълүмат чаралары хезмәткәрләрен Россия матбугат көне белән котлады
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм ветераннарын Россия матбугат көне белән котлады.
«Хөрмәтле массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләре һәм ветераннары! Сезне ихлас күңелдән Россия матбугат көне белән котлыйм!
Һөнәри бәйрәмегезнең тарихы мөһим вакыйгадан – 1703 елның 13 гыйнварында Россиядә «Ведомости» газетасы чыга башлаган көннән башлап санала. Ил журналистикасының елъязмасы нәкъ менә шуннан башлана. Бүген сез, данлы традицияләрнең дәвамчылары буларак, аерым миссия үтисез. Басма сүз тарихи хәтерне саклаучы, иминлекне ныгытучы, илебез өчен ватанпәрвәрлек һәм горурлык хисен уятучы көч булып кала.
Республика массакүләм мәгълүмат чаралары Татарстанны заманча үстерүгә саллы өлеш кертә, дәүләт һәм җәмгыять арасында конструктив диалог кору өчен ачык мәйданчык булып тора. Сез гавами хакимият органнарының хәлиткеч карарларын һәм позициясен кешеләргә оператив җиткерәсез, махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезнең каһарманлыгын һәм волонтерларның батырлыгын даими яктыртасыз, социаль-икътисади тормыштагы казанышлар һәм көн кадагындагы мәсьәләләр турында ачыктан-ачык хәбәр итәсез. Медиатармакның бай мәдәни мирасны, тыныч һәм тату яшәү традицияләрен саклау һәм популярлаштыру юнәлешендәге эзлекле эшчәнлегегезне билгеләп үтәм. Илебездә игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елында безнеке кебек күпмилләтле төбәк өчен бу аеруча әһәмияткә ия.
Хәзерге вакытта, цифрлаштыру мөмкинлекләре белән беррәттән, сезнең алда яңа сынаулар да тора. Сезнең һөнәри осталыгыгыз, дөреслек һәм объективлык стандартларын саклап калып, ялган, деструктив мәгълүмат таралуга каршы торып хезмәт итүегез республикабызның алга таба чәчәк атуына, тулаем алганда, Россия дәүләтчелеген ныгытуга ярдәм итәр, дип ышанам.
Бәйрәм көнендә барлык матбугат, радио, телевидение, электрон басмалар хезмәткәрләренә сәламәтлек, көч-куәт, югары рейтинглар һәм яңадан-яңа уңышлар телим. Иҗат җимешләрегез рәхмәтле укучылар, тамашачылар һәм тыңлаучылар йөрәгендә калсын, ә коллективларда һәрвакыт дустанә һәм иҗади мохит хөкем сөрсен. Бәйрәм белән!» – диде республика Дәүләт Советы Рәисе.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз