Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Лаша Ашуба белән очрашты
Бүген Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Абхазия Республикасы Халык Җыелышы – Парламенты спикеры Лаша Ашуба белән очрашты. Республика парламентында узган очрашуда яклар Россия-Абхазия стратегик партнерлыгы кысаларында парламентара элемтәләрне алга таба үстерү мәсьәләләре хакында фикер алышты. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фәрит Мөхәммәтшин Абхазия парламент делегациясенең сәфәрләре инде күркәм гадәткә әверелүен билгеләп үтте. Моннан алдагы очрашу 2022 елның июлендә узган иде. Парламент җитәкчесе Татарстан Дәүләт Советы, профиль комитетлары һәм комиссияләре, комитетлар, парламент фракцияләре һәм депутат төркемнәре каршындагы эксперт советлары эше турында сөйләде.
ТР Дәүләт Советы спикеры республиканың социаль-икътисади үсеше мәсьәләләренә аерым тукталды, Татарстанның инвестицион һәм сәүдә-сәнәгать потенциалы, республиканың күп векторлы икътисады турында сөйләде.
Республика парламенты җитәкчесе Татарстан белән Абхазия арасында товар әйләнешен үстерү планнары перспективалы булуын билгеләп үтте.
Лаша Ашуба кунакчыллык һәм Татарстанга БРИКС илләре Уеннарына килгән Абхазия Республикасы делегациясенә игътибар күрсәткәне өчен Фәрит Мөхәммәтшинга рәхмәт белдерде. «Бүгенге шартларда мондый уеннарны уздыру икеләтә кыйммәтле, һәм без спортчыларыбызның әлеге ярышларда катнаша алуы белән горурланабыз», - диде ул.
Абхазиянең Лаша Ашуба җитәкчелегендәге парламент делегациясе әгъзалары Казанга эш сәфәре белән килде, алар биредә БРИКС илләре Уеннары чараларында катнаша. Абхазия Республикасын Татарстандагы уеннарда 62 спортчы тәкъдим итә, алар 14 спорт төрендә ярыша. Абхазия атлетлары самбо, дзюдо, җиңел атлетика, теннис, өстәл теннисы, ирекле көрәш, билбау көрәше, бокс һәм башка спорт төрләре буенча ярышларда катнаша.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз