news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Кыргызстанның Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшембиев белән очрашты

Фәрит Мөхәммәтшин Кыргызстанның Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшембиев белән очрашты
Фото: https://gossov.tatarstan.ru

Бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Кыргызстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Эрик Бейшембиев белән очрашты. Кыргызстан дипломаты бу елның ноябрендә эшли башлады. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Эрик Бейшембиев – Казанда Кыргызстанның беренче Генераль консулы. Генераль консуллык ачу турындагы карар бу елның май аенда кабул ителде, бу хакта Указга Кыргызстан Республикасы Президенты Садыр Жапаров кул куйды.

Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы депутатлары исеменнән Эрик Бейшембиевны сәламләп, аны Татарстанда дипломатик миссия башлавы белән котлады, яңа вазифада уңышлар теләде. «Без Казандагы Генераль консуллыкны озак вакытлар Кыргызстан Республикасының Тышкы эшләр министрлыгы системасында югары һәм җаваплы урыннарда эшләгән кеше җитәкләвенә бик шатбыз», – дип басым ясады парламент башлыгы.

Фәрит Мөхәммәтшин Кыргызстанның Казандагы Генераль консуллыгын ачуны Россия – Кыргызстан партнерлыгы кысаларында Кыргызстан Республикасы һәм Татарстан Республикасы хезмәттәшлегенә яңа импульс бирергә тиешле мөһим вакыйга дип атады.

«Барлык юнәлешләр буенча мөнәсәбәтләребезне ныгытырга кирәк, – дип килешүен белдерде Эрик Бейшембиев, – сәүдә-икътисади хезмәттәшлекне генә түгел, гуманитар элемтәләрне дә. Генераль консуллык ачылу белән безнең үзара элемтәләр активлашыр дип ышанам».

Очрашу кысаларында Дәүләт Советы Рәисе Татарстанның социаль-икътисади үсеше, республиканың күптармаклы икътисады, Дәүләт Советы, парламентның профильле комитетлары һәм комиссияләре, фракцияләр һәм депутат төркемнәре эше турында сөйләде.

Республика парламенты башлыгы республикада милләтара тынычлыкны һәм татулыкны саклау мәсьәләләренә һәм бу юнәлештә Татарстан халыклары Ассамблеясы эшчәнлегенә аерым тукталды. Ассамблея составында кыргызларның милли-мәдәни берләшмәсе булдырылган һәм уңышлы эшли. Хәзерге вакытта Татарстанда 2,5 меңгә якын кыргыз яши, шуларның 600дән артыгы – Казанда. Моннан тыш, күпмилләтле якшәмбе мәктәбе кысаларында төрле халыклар вәкилләре туган телләрен һәм мәдәниятләрен өйрәнә ала.

Фәрит Мөхәммәтшин генераль консулны ватандашлары белән ешрак очрашырга һәм көнүзәк мәсьәләләр буенча фикер алышырга чакырды. Эрик Бейшембиев, үз чиратында, республикада җылы кабул итүләре өчен рәхмәт белдерде һәм консуллыкның якын киләчәккә планнары турында сөйләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100