Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин күпмилләтле якшәмбе мәктәбен 30 еллыгы белән котлады
Бүген Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында күпмилләтле якшәмбе мәктәбенең 30 еллыгы уңаеннан юбилей концерты узды. Дәүләт Советы исеменнән педагогларны һәм укучыларны парламентның Мактаулы Рәисе, республиканың Халыклар ассамблеясе рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе тарихын искә төшереп, Фәрит Мөхәммәтшин аның 1992 елда, халыкларның беренче съездында Милли-мәдәни җәмгыятьләр ассоциациясен төзү турында резолюция кабул ителгәч башлануын сөйләде. Хәзерге вакытта Татарстанда якшәмбе мәктәпләренең 111 бүлеге эшли, аларда 30 милләтнең телләре һәм мәдәнияте өйрәнелә, ә укучыларның гомуми саны ике меңгә җитә.
«Без сезнең белән якшәмбе мәктәбенең унъеллыгына да, унбиш еллыгына да очраштык, – дип мөрәҗәгать итте Фәрит Мөхәммәтшин бәйрәм чарасы кунакларына. – Татарстанда 22 мең чит ил студенты белем ала. Күпмилләтле республикабызны 110 мең хезмәт мигранты тулыландыра. Алар язмышларын Татарстан белән бәйләвенә бик шат. Алар күпмилләтле республикабызда үзләрен таптылар».
Фәрит Мөхәммәтшин күпмилләтле якшәмбе мәктәбе директоры, Казан шәһәрендә грузиннарның милли-мәдәни автономиясе рәисе Маринэ Хухунашвилига аерым рәхмәт белдерде, ул мәктәп белән 25 ел җитәкчелек итә.
Фәрит Мөхәммәтшин шулай ук Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе коллективына рәхмәт белдерде. «Сезнең тырышлыгыгыз белән мәктәп актив үсә, милли бүлекләр саны артканнан-арта бара. Сезнең дус, бердәм коллективыгыз туган телгә, мәдәнияткә мәхәббәт тәрбияли, укучыларның иҗади потенциалын үстерә. Сезнең арада һөнәре буенча укытучылар да, якшәмбе мәктәбендә туган тел укытырга ризалашкан башка һөнәр ияләре дә бар. Бу бөек эш белән шөгыльләнгәннәре өчен аларга зур рәхмәт әйтергә кирәк», – дип билгеләп үтте Дәүләт Советының Мактаулы Рәисе.
Чыгышы ахырда Фәрит Мөхәммәтшин мәктәпкә яңа иҗади офыклар ачылуын, киләчәктә этномәдәни үзенчәлекне саклап калуда уңышлар теләде һәм дәүләт бүләкләрен тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз