news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: Күп балалы гаиләләр - республикада туа торган яшь гаиләләр өчен үрнәк

Фәрит Мөхәммәтшин: Күп балалы гаиләләр - республикада туа торган яшь гаиләләр өчен үрнәк
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген Галиәсгар Камал театрының яңа бинасында узган «Гаилә тарихында гасырлар кайтавазы - Тарихта без эзлебез» республика шәҗәрәләр фестиваленең йомгаклау тантанасында күп балалы гаиләләргә яңа автобусларның ачкычлары тапшырылды.

«Атлант» маркалы, уналты урынлы автобуска республиканың төрле районнарында яшәүче алты гаилә ия булды. Аларның һәрберсе ун һәм аннан да күбрәк бала тәрбияли.

Бүләкләрне Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәхсән үзе тапшырды. Ул күп балалы гаиләләрнең республикада туа торган яшь парлар өчен үрнәк булып торуын искәртте.

«Бүген илдә бик зур һәм якты бәйрәм – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне. Безнең республика эстафетаны кабул итеп, олы тормыш юлына баскан, белем алган яшьләр белән тулылана бара. Республикада барлык мөмкинлекләр дә бар. Бүген күп балалы гаиләләргә генә түгел, ә яңа туган балаларга да, медицина белгечләренә дә, башка өлкә вәкилләренә дә зур игътибар бирелә. Ә күп балалы гаиләләр – безнең республикада туа торган күп кенә яшь гаиләләр өчен үрнәк», – диде ул.

Бүләкләнүчеләр арасында – Чаллы шәһәреннән Яруллиннар гаиләсе бар, алар 13 бала тәрбияли. Шулай ук Әлмәт районыннан 12 бала тәрбияләүче Федоровлар гаиләсе дә автобуска ия булды. Арча районында яшәүче Сәфәргалиевлар, Алабуга районыннан Гильдебрант гаиләсе, Яшел Үзән районыннан Винокуровлар һәм Яңа Чишмә районыннан Никифоровлар гаиләләре унар бала тәрбиялиләр һәм алар да автобусларга ия булдылар.

«Күп балалы гаиләләр өчен шундый матур бәйрәм оештырганыгыз һәм шундый зур бүләк белән куандырганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Элегрәк гаилә белән берәр кая барырга туры килсә, без бер машинада утырып бара алмый идек, әмма хәзер бөтен гаиләбез белән республика районнарына сәяхәткә дә чыга алабыз», – дип, рәхмәт сүзләрен җиткерде гаилә башлыгы Илшат Сәфәргалиев.

news_right_1
news_right_2
news_bot