Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин киләсе ел Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы булуын искәртте
Бүген Ватан Геройлары көне уңаеннан Камал театрында узган тантанада Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев та катнашты. Парламент җитәкчесе иң башта «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы уздырган «Геройлар янәшә» ачык әдәби конкурсында нәтиҗәләре буенча нәшер ителгән җыентыклар күргәзмәсе белән танышты. Аннары театрның зур залында ул бәйрәм тантанасы кунаклары һәм катнашучылары алдында чыгыш ясады.
«Киләсе ел Татарстанда Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы дип игълан ителде. Ышанам, ул изге һәм матур традицияләрнең турыдан-туры дәвамы булачак, Ватанга фидакарь хезмәт итүнең какшамаслыгын кабат ассызыклаячак. Геройларга һәм ветераннарга ныклы сәламәтлек, күңел җылысы һәм имин тормыш телим», – дип белдерде Мөхәммәтшин.
Фото: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Матбугат хезмәте
Ул шулай ук Татарстанның хәзерге замандагы уңышлы үсешенең нигез ташы булган ветераннарның, аннары махсус хәрби операциядә катнашучыларның өлешләрен аерым билгеләп үтте. «Сезнең ныклылык һәм дә батырлык – барлык буыннар өчен үрнәк. Ватанга тугры һәм фидакарь хезмәт итү традицияләрен дәвам итеп, бүген дә вөҗдан һәм намус мисал булган кешеләрнең батырлыгы алдында баш иябез. Сүз махсус хәрби операциядә катнашучылар турында», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Тантана бәйрәм концерты белән дәвам итте. Тамашачы Татарстанның халык артистлары Филүс Каһиров, Алинә Шәрипҗанова, Марат Галимов, Миләүшә Таминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры һәм башкаларның җырларын тыңлый алды.
Фото: Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз