news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Кешеләр белән эшләү бик мөһим, бу җаваплылык безнең өстә

Катлаулы халыкара хәл, Россиягә санкция һәм сәяси басым фонында гражданнар белән эшләү, диалогны саклау һәм кешеләргә ярдәм итү өчен «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәләренә аерым җаваплылык йөкләнә. Мондый фикерне Казанда бердәмроссиялеләрнең җирле бүлекчәсе конференциясендә катнашучылар әйтте.

Чара Казан дәүләт медицина университеты мәйданчыгында «Бердәм Россия»нең Казан җирле бүлекчәсе секретаре Илсур Метшин һәм партиянең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин җитәкчелегендә узды.

Илсур Метшин сүзләренчә, 2022 ел партиялеләрнең эшләрен берләштергән һәм чыныктырган сынау елы булды.

«Без бергәләп барлык авырлыкларны да җиңәргә әзер. Татарстан көчле җитештерү комплексы, барлык дәрәҗәдәге хакимиятнең ярдәме һәм якташларыбызның фидакарь хезмәте ярдәмендә тотрыклы социаль-икътисади үсешен саклап кала алды. Без барлык социаль гарантияләрне тәэмин итәбез һәм билгеләнгән барлык федераль һәм региональ программаларны, шәһәр проектларын гамәлгә ашырабыз. Моның артында конкрет кешеләр, тормышлары яхшы якка үзгәргән гаиләләр тора», – дип мөрәҗәгать итте конференциядә катнашучыларга Илсур Метшин.

Аның сүзләрен «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге секретаре Фәрит Мөхәммәтшин тулыландырды. Ул искәрткәнчә, узган ел илебез һәм республикабыз моңарчы күрелмәгән тышкы басымга, шулай ук җәмгыятьне эчтән таркатырга омтылган күп санлы хәбәрләр һәм фейкларга дучар булды.

Бу очракта җирле партия структуралары тагын да зуррак роль уйнады, алар кешеләр белән даими диалог режимында булды. Монда «Бердәм Россия»нең Казан җирле бүлекчәсе аерым урын алып тора», – дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.

«Сез – үзәк, партиянең башкала оешмасы. Сез күз уңында, сезнең тәҗрибәгезне үзләштерә. Шуңа күрә, эшләрнең торышын аңлатып, шул исәптән махсус операция кысаларында, кешеләр белән эшләвегез бик мөһим. Без, партиялеләр буларак, бу җаваплылык безнең өстә, чөнки без дәүләт башлыгының терәк партиясе, илнең һәм республиканың терәк партиясе булып торабыз», – дип аңлатты Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100