news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин: Казанның 179нчы гимназиясендә парламент дәресе яхшы тәэсирләр калдырды

Фәрит Мөхәммәтшин: Казанның 179нчы гимназиясендә парламент дәресе яхшы тәэсирләр калдырды
Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Бүген Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казанның 179нчы гимназиясендә «Фидакарь хезмәт һәм хәрби батырлык белән Ватанны данлыйбыз!» темасына парламент дәресендә катнашты.

Иң элек, парламент кунакларына актлар залында сугышны гәүдәләндергән хореографик композиция күрсәтелде. Игътибар үзәгенә Герой-шагыйрь Муса Җәлил язмышы чыгарылган иде. Аның «Җырларым» шигыре яңгыраганда, бер минут тынлык белән Җәлил һәм сугышта һәлак булган батырлар искә алынды.

Аннары гимназиянең «Сквозь года» тарих музеенда экскурсия булды. Гимназиянең «Синяя птица» мәктәп театры укучылары фронтка киткән бер сыйныфның язмышын үзләренең чыгышларында гәүдәләндерде. Сугыш башланганда 10нчы класста укыган яшьләр бөтен сугыш юлын узган.

Биредә укучылар яралы солдатның җан авазы, госпитальдә яралы батырларны дәвалау, әтисенә хат язган кызчыкның кичерешләре, тылда авыр хезмәткә катнаштырылган балалар, дошман тоткынлыгына эләккәннәр, Ленинград камалышы корбаннарының ачы язмышы, Җиңүне бергәләп каршы алган кешеләрнең уртак шатлыгы һәм башка күренешләрне күрсәтте.

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Татарстанда игълан ителгән Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елына багышланган дәресне тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Алла Пекменова үткәрде. «Татарстан – Җиңүнең тыл арсеналы» темасына дәрестә 7нче һәм өлкәнрәк сыйныф укучылары ТАССР сәнәгате һәм авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фидакяр тырышлыгы, Татарстанда тыл хезмәтенең Бөек Җиңүгә керткән өлеше турында сорауларга җавап бирделәр, фикер алыштылар, үз уйлары белән бүлештеләр. Дәрес сугыш күренешләре тасвирланган видеоязмалар белән үрелеп барды.

Дәрес тәмамлангач, Фәрит Мөхәммәтшин мондый дәресләрне барлык мәктәпләрдә дә уздыру инициативасы туганын билгеләп узды. «Безнең бурыч – республикада, илдә үсеп килүче буынга авыр кайнкойгыч сугыш турында белемнәрне күңелләренә сеңдерү. Фашист Германиясе һөҗүме, күпсанлы корбаннар – безнең ата-аналар, сезнең әби-бабаларыгыз җилкәсенә төшкән. Аларга бик авыр сынаулар аша узарга туры килгән. Алар бүген безнең олы игътибарга, ихтирамга лаек», – диде.

Фәрит Мөхәммәтшин әтисе Хәйрулла Мөхәммәтшинның да сугышта катнашканы, аның связист булганы, әтисе белән горурлануы турында сөйләде.

«Бөек Ватан сугышы чорында безнең республика Җиңүгә зур өлеш керткән. Күпме самолетлар, кораллар җитештерелгән, солдатлар җибәрелгән, азык-төлек озатылган. Россия Президенты Владимир Путинның да Татарстанны Россия Федерациясенең терәк төбәге дип атавы очраклы түгел. Татарстан уңышлы гына үсеш ала, ил үсешенә өлеш кертә», – диде парламент җитәкчесе.

Фото: © «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина

Ул Татарстанда 175 милләт вәкиле яшәвен искәртте. «Без һәркем үз милләте, традицияләре белән горурлана алырлык шартлар тудырдык», – диде. Фәрит Мөхәммәтшин, үзенең рус авылында үскәнлектән, татарча белмәве, Казанга килгәч, татар телен өйрәнгәнен укучыларга сөйләде. «Республикада ике дәүләт теле, Дәүләт Советы утырышын татар телендә үткәрәбез диделәр, ә минем сүз байлыгым юк иде, парламент бит ул – дискуссияләр урыны, анда фикер алышырга кирәк, шуңа татар телен өйрәнә башладым», – диде.

Фәрит Мөхәммәтшин яшьләр рус телен дә, туган телен дә, башка телләрне дә белергә тиешлеген ассызыклап әйтте. «Сез Татарстанда яшәвегез белән бәхетле. Татарстанда яшәвегез белән горурланыгыз, чөнки ул – илнең иң алдынгы төбәкләренең берсе. Ватаныбызны яратыгыз!» – дип өндәде.

Парламент рәисе хәзерге вакытта халык хуҗалыгының бөтен тармакларына зур игътибар бирелүен билгеләп үтте. Барлык эшләр патриотизм хисе уятуга юнәлдерелгәнен ассызыклады. «Мондый һәр сөйләшүдән соң патриотлык хисе тагын да арта», – диде. Фәрит Мөхәммәтшин республикадан махсус хәрби операция зонасына киткән егетләрдән 17се Россия Федерациясе Герое булуын, аларның 8енә бу исем үлеменнән соң бирелгәнен искәртте.

Дәүләт Советы Рәисе гимназия эшчәнлегенә югары бәя биреп, югары дәрәҗәдә әзерлекле дәрес күрсәткәннәре өчен мактады. «Парламент дәресе яхшы тәэсирләр калдырды. Бүген тарихны, казанышларны күрсәтүгә бик яхшы әзерләнгәнсез. Алда сезне якты киләчәк көтә дип ышанам», – диде.

Фәрит Мөхәммәтшин укучыларга укуларында уңышлар теләде, шулай ук, парламент тормышы, кабул ителә торган законнар белән танышып барырга киңәш итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot