news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: KazanForum эшлекле элемтәләрне ныгыта һәм безнең халыкларны якынайта

Фәрит Мөхәммәтшин: KazanForum эшлекле элемтәләрне ныгыта һәм безнең халыкларны якынайта
Фото: https://gossov.tatarstan.ru

Бүген Казанда «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2024» ХV халыкара икътисади форумы эшли башлады. «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге залында берничә илнең, шулай ук Россия һәм Татарстан компанияләренең мәйданчыкларын һәм күргәзмә стендларын карап, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин форумны оештыру дәрәҗәсен югары бәяләде. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Журналистлар белән әңгәмәдә Татарстан парламенты җитәкчесе форумның республика һәм тулаем ил өчен зур сәяси һәм икътисади әһәмиятен ассызыклады. «Форумга дөньяның 70тән артык иленнән бизнес, фән, технология вәкилләре, 18 меңнән артык кеше килде. – дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, – бу бик мөһим, чөнки дәвам иткән махсус хәрби операциянең һәм санкцияләрнең хәзерге катлаулы шартларында Ислам дөньясы илләре белән сәяси һәм икътисади һәм рухи өлкәләрдә дуслыкны ныгыту һәм үзара хезмәттәшлекне киңәйтү мәсьәләләре зур әһәмияткә ия».

Фәрит Мөхәммәтшин фикеренчә, ил җитәкчелеге чираттагы тапкыр Татарстанга, аның башкаласы Казанга федераль масштабта икътисадый форум үткәрүне йөкләп зур ышаныч күрсәтә.

«Татарстан Республикасы Рәисенә, Хөкүмәткә, министрлыкларга, зур предприятиеләр һәм оешмалар җитәкчеләренә төрле өлкәләрдә Татарстан казанышлары күргәзмәләрен оештырганнары өчен рәхмәт. Саммит кысаларында бик күп очрашулар, танышулар була, катнашучылар тәҗрибә белән уртаклаша, башкаларның тәҗрибәсен өйрәнә. Болар барысы да компанияләребезнең чит ил партнерлары белән эшлекле элемтәләрен ныгыта һәм мәдәниятләрнең үзара бәйләнеш мөмкинлекләрен киңәйтеп, халыкларны якынайта», – диде Дәүләт Советы Рәисе.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100