news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Казанда Мәңгелек утка чәчәкләр куйды

Казанның Җиңү паркында якынлашып килүче Җиңү көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы митинг булды. Чарада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республика халыклары Ассамблеясе активы һәм аның яшьләр бүлеге белән бергә Мәңгелек утка чәчәкләр салды.

«Без 9 Майда яки аның алдыннан бик куркыныч, авыр Бөек Ватан сугышы елларында яу кырында ятып калган кешеләрне хөрмәт белән искә алабыз һәм бу күркәм гадәткә әверелде. Күпмилләтле яшьләребез халкыбыз күңелендә инде 79 ел яши торган хәтер тирәсендә беркайчан булмаганча ныграк берләште дип уйлыйм», - диде ул.

Татарстан парламенты башлыгы җыелган халыкны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады һәм бу көнне ул еллардагы вакыйгаларда катнашкан ата-бабаларыбызны искә алырга кирәклеген билгеләп үтте. Яңа буынны нәкъ менә аларның батырлыгында тәрбияләргә кирәк, алар әлеге кыйммәтләрне инде үз балаларына тапшырачак.

«Бүгенге катлаулы заманда үз территорияләрен, җирен һәм гаиләләрен яклап батырлыклар кылучы махсус хәрби операциядә катнашучылар (бу көннәрдә аларның күбесе ялга кайтты) алдында башыбызны иябез һәм аларга рәхмәт әйтәбез», - дип өстәде Мөхәммәтшин.

Мәңгелек утка чәчәкләр куйгач һәм бер минут тынлыктан соң Татарстан халыкларының яшьләр Ассамблеясе активистлары рус, татар, белорус, таҗик һәм казах телләрендә сугыш турында шигырьләр укыды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100