Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Фәрит Мөхәммәтшин Казан халыкара Евразия интеграциясе конгрессы әһәмиятен әйтте
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан халыкара Евразия интеграциясе конгрессы-2022 уздыру әһәмиятен билгеләп узды.
"Хәзерге вакытта глобаль халыкара мөнәсәбәтләр системасы тамырдан үзгәрешләр кичерә. Аерым дәүләтләр Икенче Бөтендөнья сугышы нәтиҗәләре буенча төзелгән дөнья корылышы системасын җимерергә тели. Төп халыкара институтларны үзгәртеп кору омтылышлары күзәтелә", - диде Фәрит Мөхәммәтшин Казан ратушасында утырышта.
Аның сүзләренчә, Федераль Җыен, Дәүләт Советы һәм Татарстан Хөкүмәте катнашында шушы форум аша Евразиядә берләшү, кушылу процессының төбәкләр өчен әһәмияте ассызыклана.
"Конгрессның актуальлеге көчәя. Ул Россиядә халыкара изоляция һәм аның тышкы икътисади элемтәләрен өзү омтылышларына каршы тору, күршеләр арасында җылы мөнәсәбәтләрне саклау ягыннан да мөһим", - дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.
Ул, көнбатыш илләре белән дәүләтара элемтәләр кимүе һәм Россиянең көнбатыш булмаган берләшмәләр мәйданнарында (БДБ, БРИКС, ШОС) үзара хезмәттәшлекне арттыру шартларында, төбәкләр катнашын ныгыту аеруча кыйммәтле булуын билгеләп узды.
"Дәүләтара хезмәттәшлекнең бүгенге этабында Россия субъектларында тышкы элемтәләр, халыкара сәүдә-икътисади, фәнни-техник, мәгариф, мәдәни һәм гуманитар багланышларны үстерү буенча тупланган тәҗрибәгә тирән анализ ясау вакытлы булачак", - диде Дәүләт Советы Рәисе.
Мондый шартларда яңа партнерлар табу, төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә логистик элемтәләрне җайга салу мөһим. "Бу юнәлештә республика бизнесы беренче адымнарын ясый", - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз