news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөхәммәтшин: Кайбер депутатлар Донецк һәм Луганскка гуманитар йөкләрне озата барырга әзер

Татарстанның Дәүләт Советы депутатлары Донецк һәм Луганск халык республикаларына җибәрелә торган гуманитар йөкләрне озата барырга әзер. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламент эшенең беренче яртыеллыгы нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

«Депутатларның Луганск, Донецкка сәфәрләре буенча әзер яки мәҗбүри карар юк. Ләкин «Бердәм Россия», КПРФ партияләреннән кайбер депутатлар гуманитар йөкләрне озата барырга әзер. Кайбер депутатлар шушы эштә катнашырга, халык ничек яшәгәнен күрергә тели», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Ул «Бердәм Россия» партиясе әгъзаларының Донбасс халкына ярдәм йөзеннән бер көнлек эш хакларын күчергәнен билгеләп үтте. Барлыгы 3 млн сумнан артык акча җыелган.

«Сәфәрдә беркемне чикләмәячәкбез, киресенчә, инициатива күрсәткән кешеләргә рәхмәт белдерәчәкбез. Тагын ничек ярдәм итеп булуны төгәл белергә кирәк. Үз теләкләре белән барсалар гына, көчләп беркемне җибәрмәячәкбез», - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100