news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Илсур Метшинны БМОда комитет президенты итеп сайлануы белән котлады

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәре мэры, шәһәр Думасы Рәисе Илсур Метшинга Берләшкән милләтләр оешмасының Җирле үзидарә мәсьәләләре буенча консультатив комитеты президенты вазифасына сайлануы уңаеннан котлау телеграммасы юллады. Бу турыда Татарстан Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Көньяк Кореяның Тэджон шәһәрендә узган Җирле һәм төбәк хакимиятләренең бөтендөнья конгрессы утырышы барышында чит ил коллегаларыгыз күрсәткән ышаныч – Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз һәм хәзерге заман шәһәрләре һәм муниципалитетлары проблемаларын тирәнтен аңлавыгызның ачык дәлиле», - дип басым ясаган Фәрит Мөхәммәтшин.

«Сезнең энергиягез, инициативалы булуыгыз һәм тәҗрибәгез киләчәктә дә дөньякүләм аренада Россия Федерациясенең абруен ныгытуга, җирле үзидарәнең ролен күтәрүгә, стратегик партнерлыкны үстерүгә һәм халыклар арасында һәрьяклы элемтәләрне киңәйтүгә юнәлтелер дип ышанам», диелә котлауда.

news_right_1
news_right_2
news_bot