news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин «Илкүләм проектлар: Татарстан - 2021» фотобәйгесе җиңүчеләрен бүләкләде

Казанда «Илкүләм проектлар: Татарстан - 2021» фотобәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды, анда «Бердәм Россия» партиясенең республика бүлеге секретаре, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җиңүчеләр һәм лауреатларга бүләкләр тапшырды.

«Без әлеге бәйгегә беренче тапкыр шундый киң колач белән нәтиҗәләр ясыйбыз. Илкүләм проектлар – республикабызның барлык территорияләре һәм тулаем алганда илебез актив катнаша торган программалар. Фотобәйгеләр аша без ишегалларының ничек төзекләндерелүен, мәдәният, спорт объектлары төзелүен күрсәтәбез, территорияләрне тәртипкә китерәбез», - дип искәртте Мөхәммәтшин.

Аның сүзләренчә, конкурска республика шәһәр-авылларыннан берничә мең фото килгән. Бу Татарстанның һәрдаим үсештә булуы турында сөйли.

Мөхәммәтшин җиңүчеләрне төрле номинацияләр (аларның саны унга якын иде) буенча бүләкләде. Җиңүчеләр арасында Татарстанның берничә районы, шулай ук министрлык һәм ведомстволар бар иде. Берничә номинациядә гаиләләр һәм активистлар бүләкләнде.

Россиядә илкүләм проектлар РФ Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырыла. Алар илнең стратегик үсешендәге 13 юнәлешне («Сәламәтлек саклау», «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» «Мәгариф», «Экология», «Демография», «Фән», «Мәдәният», «Торак һәм шәһәр мохите» һ.б.) колачлый.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100