news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин ике фронтовикны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады

Фәрит Мөхәммәтшин ике фронтовикны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады
Фото: ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин видеоэлемтә аша Бөек Ватан сугышы ветераннары Рәүф Төхвәтуллин һәм Әминә Әхмәдиеваны якынлашып килүче Җиңү көне белән котлады. Бу хакта республика парламентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Безнең республика партия оешмасында («Бердәм Россия» - Т-и иск.) 9 Май алдыннан Җиңүгә зур өлеш керткән ветераннар белән аралашу күркәм гадәткә әверелде. Рәүф Ибраһим улы да, Әминә Гаяз кызы да Бөек Ватан сугышында үз теләкләре белән фронтка китә һәм башыннан ахырына кадәр сугышта була», – дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга.

«Сугыштан соң алар илебез һәм республикабыз икътисадын торгызуда актив катнаша. Аларның Ватан алдындагы казанышлары тирән ихтирамга һәм хөрмәткә лаек. Яу кырында көрәшүчеләре дә, тылда фронтны тәэмин итүчеләре дә сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәсендә кичерә», – дип искәртте ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Мөхәммәтшин шулай ук «Ветеранга шалтырату» партия акциясе авыр сугыш сынауларын үз җилкәсендә кичергән кешеләрнең истәлеген саклау өчен алга таба да дәвам итәчәк, дип өстәде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100