news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин һәм Рифкать Миңнеханов Татарстан Фәннәр академиясе әгъзасы булды

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ директоры Рифкать Миңнеханов һәм Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов ТР Фәннәр академиясенең әгъзалары (академиклары) итеп сайланды.

ТР Фәннәр академиясенең әгъзалары кәнәфиенә 18 кеше, әгъза-мөхбир урынына 13 кеше дәгъва кылды. Бүген сайлаулар академиянең гомуми җыелышында узды.

Гуманитар фәннәр бүлеге буенча моңа дәгъва итүче бердәнбер кандидат ТР Фәннәр академиясенең Халиков исемендәге Археология институты директоры, тарих фәннәре һәм бөтендөнья мәдәни мирас югары мәктәбе деканы, шулай ук КФУның Халыкара мөнәсәбәтләр институтының Татарстан тарихы кафедрасы мөдире Айрат Ситдыйков (“археология” белгечлеге буенча) сайланды.

ТР Фәннәр академиясенең медицина һәм биология фәннәре бүлеге буенча КФУның Фундаменталь медицина һәм биология институты директоры Андрей Киясов ("анатомия һәм күзәнәк биологиясе" белгечлеге буенча) һәм Төбәкара клиника-диагностика үзәге генераль директоры Рөстәм Хәйруллин ("сәламәтлек саклауны оешмасы" белгечлеге буенча) сайланды.

КФУның генетика кафедрасы мөдире Айрат Каюмов ("генетика" белгечлеге буенча) һәм Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан Республикасы буенча идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина ("эпидемиология" белгечлеге буенча) мөхбир-әгъза булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100