Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин: Гаилә бизнесы турындагы закон Татарстанда да барлыкка килергә мөмкин
Казанда Бөтенроссия Гаилә Советы күчмә утырышының пленар сессиясе узды. Анда гаилә бизнесына ярдәм итүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Илнең кайбер төбәкләрендә инде кабул ителгән, әмма федераль дәрәҗәдә әле булмаган профильле закон кирәклегенә зур игътибар бирелде. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да аның Татарстанда барлыкка килү ихтималын кире какмады.
«Гаилә бизнесы инде төрле тармакларда җитештерүнең гомуми күләменә саллы өлеш кертә. Безнең республикада һәрвакыт гаилә бизнесы белән шөгыльләнделәр, шул исәптән авылда да. Шунысы мөһим, аның аша яшьләргә хезмәт тәрбиясе бирелә, балалар олы тормышка әзерләнә. Бүген илнең 34 төбәгеннән килгән кунаклар белән шушы темага фикер алышабыз. Гаилә бизнесы турындагы канунның бездә дә барлыкка килүе ихтимал», – дип билгеләп үтте парламент башлыгы журналистлар белән әңгәмәсендә.
Мөхәммәтшин искәрткәнчә, Татарстанның икътисады күп векторлы, анда күп кенә гаиләләр үз урыннарын таба һәм бизнесларын үстерә.
Күчмә утырышка Россиянең 34 төбәгеннән үз бизнесларын алып баручы гаиләләр килде. Күбесе моның белән берничә дистә ел шөгыльләнә, аларның компаниясендә инде балалары да эшли.
«Мондый күчмә утырышларга Россиянең иң яхшы гаилә эшмәкәрләре җыела. Гаилә советында иң мөһим мәсьәләләр (гаилә тотрыклы, күп балалы булсын өчен нишләргә, ничек итеп акча эшләргә өйрәнергә) күтәрелә. Моннан тыш, без әхлакка һәм үсешкә кагылышлы күп кенә темалар хакында фикер алышабыз. Һәм, әлбәттә, бизнес турында сөйләшәбез. Без Россиядәге гаилә бизнесының Татарстан белән багланышлар урнаштыруы белән бик кызыксынабыз, чөнки ул динамик үсеш кичерә торган республика», – дип искәртте РФ Сәүдә-сәнәгать палатасы вице-президенты Елена Дыбова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз