news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин фронтовик әтисенең трофей блокноты тарихын сөйләде

Фәрит Мөхәммәтшин фронтовик әтисенең трофей блокноты тарихын сөйләде
Фото: Фәрит Мөхәммәтшин

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Татар-информ»га әтисе турында сөйләде, ул «Минем Герой – Минем гаилә» акциясенә кушылды.

«Мин үзебезнең герой, әтием Хәйрулла Динкәй улы турында сөйләргә телим, ул 1942 елның маеннан Җиңүгә кадәр элемтә полкында сугышкан. Фронттан ул күп кенә сугышчан бүләкләр белән кайткан, ләкин аның «Сугышчан батырлыклары өчен» медале аеруча кадерле иде», - диде Мөхәммәтшин.

Шунысы кызык, Татарстан Дәүләт Советы рәисе гаиләсендә озак еллар әтисенең фронт блокноты саклана. Күн кара тышлы бу кечкенә блокнот бик күп хәрби вакыйгаларның шаһиты була, ул гаиләгә аеруча кадерле, чөнки әле ул әтисенең биографиясендә иң драматик эпизодларның берсе белән бәйле.

«1943 елның җәендә безнекеләр озак вакыт Миус елгасында фашистларның оборонасын өзә алмаган. Каты сугышлар вакытында дошман чолгап алган полкның икенче батальоны белән телефон элемтәсе өзелә. Линиягә бер телефонист артыннан икенчесен җибәрәләр, тик алар кире кайтмый», - дип сөйли Мөхәммәтшин тарихны.

Аннары аның әтисе Хәйрулла Динкәй улы элемтәне торгызу өчен хәрби бирем ала. Ул вакытта элемтә гади чыбык була, өзелгән урынны табу өчен бөтен ут сызыгы буйлап шуышырга кирәк. Тирә-якта миналар һәм снарядлар шартлый, пехота башын күтәрми, ә телефонист, бернигә карамастан мәхшәрдән үрмәли.

«Әтинең бу биремнән исән-сау әйләнеп кайтуы могҗизага тиң. Шул биремнән әти үле немец янында табылган кечкенә блокнот алып кайта һәм ул аның белән бөтен сугышны узган. Командование аны әтигә калдыра», - дип уртаклашты Мөхәммәтшин.

Сугышта һәлак булган дошманның блокноты фронт парторгы Хәйрулла Мөхәммәтшинның алыштыргысыз ярдәмчесе була. Монда ул дошманны ничек җиңү турында үзенең планнарын, идеяләрен язып бара, сугыштагы хәлләрне тасвирлый.

«Еллар узу белән мин сугыш турындагы истәлекләрне саклауның мөһимлеге турында ешрак уйлыйм. Ветераннар белән аралашыгыз, аларның хатирәләрен языгыз! Кешелек тарихында иң куркыныч һәм канкойгыч сугыш турындагы тарихи дөреслекне буыннан-буынга тапшырыгыз. Минемчә, бәйрәмнең төп асылы нәкъ менә шунда. Җиңү көне белән!» - диде Бөек Ватан сугышы героеның улы.

Җиңү көне һәрберебез өчен аерым бәйрәм, изге дата, дип белдерде Мөхәммәтшин. 79 ел элек ул вакытта Советлар Союзының иксез-чиксез киңлекләрендә күптән көтелгән «Җиңү» сүзе шатлыклы хәбәр булып яңгырый.

«Бөек Ватан сугышы уты һәр гаиләне «өтте». Барлык гаиләләрдә дә үз геройлары бар, аларның батырлыгы турында истәлек балаларга һәм оныкларга тапшырыла», - дип билгеләп үтте Татарстан Дәүләт Советы рәисе.

Татарстанда Җиңү көненә багышланган онлайн-флешмоб башланды. Республика халкы социаль челтәрләрдә Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарының тарихлары белән уртаклаша ала. Аннан соң бу язмалар массакүләм мәгълүмат чараларындагы сюжетларда һәм яңалыкларда чыга, дип хәбәр итә оештыручылар.

Акция «Минем Герой — минем гаиләм» дип атала һәм «Үлемсез полк»ка өстәмә була. Узган ел ул беренче тапкыр үткәрелде һәм «ВКонтакте» социаль челтәрендә 700дән артык кеше үз язмасын тәкъдим итте.

Флешмобка кушылу өчен татарстанлылар Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарына (хәрбиләргә, тыл хезмәтчәннәренә) багышланган постлар чыгарырга тиеш. Басмада геройның фотосы һәм #МойГеройМояСемья хештегы булуы шарт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100