Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин финансистларны бәйрәм белән котлады
Финансчылар көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара бүген Салих Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында узды. Финанс өлкәсе хезмәткәрләрен һәм ветераннарын республика җитәкчелеге исеменнән Татарстан Республикасының Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Парламент җитәкчесе бәйрәмгә җыелучыларны сәламләп, Татарстан Хөкүмәтендә 2023 елга бюджет күрсәткечләрен тикшерү Финансчылар көнендә очраклы узмаганын билгеләп үтте.
«Республика Президенты бюджет дефицитының кысан шартларында республикабызның үсеш векторын, шул исәптән бюджет финанславын саклап калу бурычын куйды», – дип белдерде ул.
Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе парламент һәм финанс органнарының, Финанслар министрлыгының закон чыгару эшчәнлегендә оператив һәм көйләнгән эшчәнлеген билгеләп үтте.
Чыгышы ахырында Фәрит Мөхәммәтшин алдынгы хезмәткәрләргә Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы бүләкләрен тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз