Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин фиджитал-волейбол булдыру мәсьәләсе белән шөгыльләнергә кушты
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Казанда узган «Киләчәк уеннары»нда дисциплиналар арасында волейбол юк иде, гәрчә ул спортның иң популяр төрләренең берсе. ТР Волейбол федерациясе президиумының киңәйтелгән утырышында оешма президенты, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу ситуацияне төзәтү өчен йөкләмә бирде.
«Күптән түгел Татарстан «Киләчәк уеннары»н фиджитал форматында уздырды. Һәм миндә «Волейболыбыз кайда?» дигән сорау туды. Анда бу спорт төре тәкъдим ителмәгән иде. Бу хәлне төзәтергә кирәк», - дип белдерде ул. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Арсений Кәримов яза.
Парламентарий искәрткәнчә, җәй көне Казанда БРИКС уеннары узачак - программага безнең республикада актив үсеш алган пляж волейболы керәчәк.
- «Киләчәк уеннары» халыкара мультиспорт турниры Казанда 2024 елның 21 февраленнән 3 мартына кадәр узды. Ачылу тантанасына республика башкаласына Россия Президенты Владимир Путин һәм ярышларда катнашучы кайбер илләрнең лидерлары килде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз