news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Евразия икътисади берлеге – иң нәтиҗәле халыкара берләшмәләрнең берсе

Евразия икътисади берлеге иң нәтиҗәле халыкара берләшмәләрнең берсенә әверелә. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин V Казан халыкара Евразия интеграциясе конгрессы ачылышында шулай дип белдерде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесе Надежда Гордеева яза.

«Евразия икътисади берлеге кысаларында әгъза илләрнең икътисадларын тотрыклы үстерү, һәрьяклы модернизация һәм глобаль масштабта көндәшлеккә сәләтлелекне арттыру өчен шартлар формалаша. Гомуми хезмәт базары эшли, эшчеләрнең ирекле күчеп йөрүе гамәлдә, бердәм хезмәт базарын булдыру дәвам итә», - диде парламент башлыгы.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, соңгы елларда РФ субъектларының тышкы элемтәләре сизелерлек активлашты. Бу Россиянең чит илләр белән дәүләти мөнәсәбәтләренең барлык чаралар комплексының мөһим өлешенә әверелә, дип искәртте ул.

Дәүләт Советы Рәисе билгеләп үткәнчә, халыкара тышкы икътисади эшчәнлектә катнашып, федерация субъектлары тотрыклы үсеш һәм Россия икътисадының көндәшлеккә сәләтлелеген арттыру, технологик яңарышны үстерү өчен уңайлы мохит булдырырга ярдәм итә.

Казанда халыкара конгресс үз эшен 13-14 июньдә дәвам итәчәк. Евразия икътисади берлеге үсешенең идеологик, социаль-сәяси һәм иҗтимагый-икътисади яклары ике көнлек дискуссияләрнең үзәгендә булачак, дип хәбәр итте парламент башлыгы.

Мөхәммәтшин шулай ук Россия тышкы эшләр министры Сергей Лавровның сәламләү хатын укыды. «Бүген дөньядагы вазгыять Көнбатыш илләрнең деструктив линияләре нәтиҗәсендә җитди катлауланган шартларда сезнең халыкара көн тәртибен формалаштырудагы эшегезгә ихтыяҗ арта», - диелә аның чарада катнашучыларга мөрәҗәгатендә.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володинның сәламләү хатын Дәүләт Думасының Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, Евразия интеграциясе һәм ватандашлар белән элемтәләр комитеты рәисе урынбасары Артем Туров укыды.

«Гадел күп полярлы дөнья тәртибен формалаштыру шартларында суверен үсеш, тарихи дөреслекне, милли мәдәни мирасны саклауга карата кызыксыну белдергән безнең илләрнең хезмәттәшлеге киңәя», - дип искәрткән Володин сәламләү хатында.

«Бу конгресста бирелгән киңәшләр БРИКС илләренең эшче төркемнәре җитәкчеләренә тапшырылачак», - диде Санкт-Петербург дәүләт икътисад университеты профессоры.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100