news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Эшли дә, ял да итә беләсез, чаллылылар

Фәрит Мөхәммәтшин: Эшли дә, ял да итә беләсез, чаллылылар
Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Бүген Чаллы шәһәрендә Сабан туе үтә. Бәйрәмгә килгән Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шәһәр халкының хезмәттә алдынгы, тырыш булуын билгеләде.

«Районнарда, авылларда Сабан туйлары узды, хәзер менә шәһәрләрдә хезмәт туен бәйрәм итәләр. Эшли дә, ял да итә беләсез, чаллылылар. Сез ихтирамга лаек», — диде Фәрит Мөхәммәтшин чыгышы вакытында.

Фото: © Юлай Низаев

Җитәкче журналистларга интервью биргәндә, Сабантуйда авыл халкы да, шәһәрдә яшәүчеләр дә бәйрәм итүләрен ассызыклады. «Сабантуй — чын-чыннан милләтебез бәйрәме. Монда татарлар гына түгел, башка бик күп халыклар да җыела. Без үзебезнең гореф-гадәтләребезне, кунакчыллыгыбызны күрсәтәбез», — дип сөйләде ул.

Сабантуйга тирә-як районнардан авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре, алдынгы механизаторлар, савымчылар чакырылган. Авыл хуҗалыгы, сәнәгать һәм җитештерү, медицина, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләре мәртәбәле бүләкләргә ия булды.

«Сабантуй гүзәле» бәйгесендә җиңүче булып Актаныштан Әминә Гаянова танылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100