news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин: Элек урманчылар династиясен кулда гына йөртәләр иде

Фәрит Мөхәммәтшин: Элек урманчылар династиясен кулда гына йөртәләр иде
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең Казанда узган йомгаклау утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин урманчылар династияләрен кулда гына йөрткән чакларны искә алды. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Фәрит Мөхәммәтшин урманнарны, гөмбә һәм җиләкләр кебек үк, Аллаһ бүләге дип атады. Аның сүзләренчә, сәнәгать ягыннан алга киткән Татарстанда һава сыйфатын саклау өчен урманнар үстерү бик әһәмиятле. Ул ике мөһим моментка игътибар юнәлтте. Беренчедән, республикада урманнарны торгызу кимеми. Икенчедән, узган елда бер генә урман янгыны да булмаган.

Шулай ук, Мөхәммәтшин урманчылар династияләрен торгызу кирәклеген дә әйтте.

«Хәтерлим, элек урманчылар династияләрен кулга гына йөртәләр иде. Хәтерлисезме? Бөтен гаилә – әтиләре, ике улы – урманчылар, эшлиләр. Моңа да ярдәм итәргә кирәк. Гаиләдә тәрбия белән иң яхшысы гына бирелә», - дип аңлатты ул.

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, урманнар – чикләнгән бәһасез ресурс. Әгәр урманга саксыз һәм илтифатсыз мөнәсәбәт булса, аларны югалтуың да ихтимал. «Урманнар безнең республиканы бизәп тора, бу безнең байлык», – диде ул.

Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов коллегиядә хәбәр иткәнчә, 2024 елда республикада пилотсыз авиацияне үстерү программасы кабул ителгән.Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы пилотсыз авиация системалары хезмәтләренә ихтыяҗны стимуллаштыруны башкаручыларның берсе булды. «Узган елда министрлык пилотсыз һава суднолары белән җиһазландыру һәм киләчәктә аларны куллану сценарийларын эшләү буенча зур эш башкарды», – диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100