news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга: Сайлаучыларның өметләрен аклау – безнең бурыч

Бүген республика парламентында VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларының оештыру җыелышы узды. Анда VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев вакытлыча депутат таныклыклары һәм билгеләрен тапшырды.

«Зур сайлау кампаниясе тәмамланды. Безнең өчен бу бик мөһим һәм җаваплы вакыйга. Кемдер беренче тапкыр мандат алды, ә кемдер – янәдән. Татарстан тормышын, республика һәм аның тармаклары үсешен, милләтара тынычлык һәм татулыкны законнар белән җайга салу – ул зур җаваплылык», - диде Мөхәммәтшин сайланган парламентарийларга.

Ул ассызыклаганча, VII чакырылыш Дәүләт Советы депутатларын сайлау гадел һәм оешкан төстә узды. «Сайлауларда катнашкан барлык биш сәяси партия дә бик күп тавыш бирүчене җәлеп итте. Нәтиҗәләр яхшы булды. Бу безнең сайлаучыларның республика җитәкчелегенә ышануын тагын бер кат исбатлады. Биш партиянең барлык лидерлары да шалтыратты, намуслы партияара, уртак һәм гадел эш өчен рәхмәт белдерде», — дип билгеләде спикер.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, хәзер депутатларга җитди һәм төпле эшкә әзерләнергә кирәк. Ул шулай ук сайлаучылардан килгән сорауларны хәл итү буенча тәкъдимнәр кертүче актив депутатлар бәяләнә, дип өстәде.

«Бу шундый күренми торган эш, монда берәү дә көрәк тотып төзелеш белән шөгыльләнми. Әмма без дәүләт хакимиятенең закон чыгару органына керәбез, ә ул законнары белән безнең Татарстанны үстерү буенча агымдагы һәм стратегик бурычларны хәл итә», — дип белдерде VI чакырылыш ТР Дәүләт Советы Рәисе.

Сайлаучылар ышанган кешеләрен хуплады, дип искәртте ул депутатларга. «Аларның өметләрен аклау — безнең бурыч», — дип мөрәҗәгать итте парламентарийларга Мөхәммәтшин.

Кондратьев җыелганнарны VII чакырылыш ТР Дәүләт Советына депутат итеп сайланулары белән котлады. Сайлау кампаниясе конфликтсыз узды: кандидатларны тәкъдим итү һәм теркәү этапларында шикаятьләр һәм җитди мөрәҗәгатьләр булмады, дип билгеләде ул.

«Тавыш бирү һәм нәтиҗәләр ясау вакытында шулай ук барысы да дөрес, гамәлдәге законнар кысаларында узды. Бу эш процессында уңай кәеф тудыра», - диде Үзәк сайлау комиссиясе башлыгы.

Республика парламентына 100дән 99 депутат сайланды: партия исемлекләре буенча 50 кеше һәм бер мандатлы округларда 49 депутат.

VII чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлау нәтиҗәләре буенча «Бердәм Россия» — 76,75 процент, КПРФ — 10,54 процент, ЛДПР — 4,41 процент, «Яңа кешеләр» — 4,21 процент, «Гадел Россия — Патриотлар — Дөреслек өчен» – 3,27 процент тавыш җыйды.

Парламентта иң күбе «Бердәм Россия» вәкиллеге: 86 депутат сайланды, шуларның 52се урынын саклап калды.

Киләсе елда Татарстанда республика Рәисе һәм 7,5 меңнән артык муниципаль депутат сайланачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100