Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Дәүләт Советы утырышында парламентның ярты еллык эшенә йомгак ясаячак
Бүген Казанда җиденче чакырылыш ТР Дәүләт Советының унберенче утырышы уза. Анда ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин парламентның 2025 елның беренче яртыеллыгындагы эшенә йомгак ясаячак.
Сессиянең көн тәртибенә барлыгы 11 мәсьәлә, шул исәптән беренче укылышка әзерләнгән дүрт республика закон проекты кертелгән.
Аерым алганда, депутатлар ТР Бюджет кодексына, шулай ук кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү, күп фатирлы йортларда гомуми милеккә капиталь ремонт ясауны оештыру, республикада урманнардан файдалану турындагы законнарга үзгәрешләр кертә торган канун проектларын карарга ниятли.
Депутатлар шулай ук 2024 елда Татарстанда мәгарифне үстерү программаларын гамәлгә ашыру турында доклад тыңлаячак.
Хөкүмәт сәгате Россиянең миграция сәясәте мәсьәләләренә багышланачак. Парламентарийлар, миграция законнарындагы үзгәрешләрне исәпкә алып, Татарстан территориясендә чит ил кешеләренең хезмәт эшчәнлеге турында фикер алышыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз