news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин Дагыстанда «Россиянең тарихи-мәдәни мирасы» форумында катнашты

Фәрит Мөхәммәтшин Дагыстанда «Россиянең тарихи-мәдәни мирасы» форумында катнашты
Фото: gossov.tatarstan.ru

Бүген Дагыстан Республикасы башкаласы Махачкалада IX «Россиянең тарихи-мәдәни мирасы» дип аталган парламент форумы ачылды. Аның эшендә ТР Дәүләт Советы Рәисе, РФ Федераль Җыены Федерация Советы каршындагы Милләтара мөнәсәбәтләр һәм дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек советы рәисе урынбасары, Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнаша. Бу хакта ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Россия халыкларының тарихи-мәдәни мирасын саклау мәсьәләләре күтәрелгән форум РФ Федераль Җыены Федерация Советы инициативасы белән 2009 елдан бирле үткәрелә. Быел форум танылган җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Дагыстанның халык шагыйре Рәсүл Гамзатовның тууына 100 ел тулуга багышланган, ул «Мәдәни мирас – Россия халыкларының милләтара аңлашу нигезе» дигән темага үткәрелә.

Бүген форум мәйданчыкларында тематик секция утырышлары узды. Фәрит Мөхәммәтшин «Милләтара, мәдәниятара, конфессияара хезмәттәшлек, дәүләтләр һәм халыкларның күршеләрчә дус яшәве» дигән секция эшендә катнашты. Парламент башлыгы күпмилләтле Россиядә тынычлыкны ныгыту өчен мондый форумнарның әһәмиятен искәртте.

«Безнең күпмилләтле туган илебездә яшәүче халыкларның дуслык гәүдәләнеше буларак, Рәсүл Гамзатов үзеннән соң бай мирас калдырды, - дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин. – Республикабызда Рәсүл Гамзатов шигырьләрен 1960 елларда ук тәрҗемә итә башладылар. Аның хезмәтләре яшьләр белән тәрбия эшләре алып баруда гаять мөһим».

Күпмилләтле республикалар арасында гуманитар элемтәләрнең күптәнге тамырлары һәм ныклы традицияләре бар. Дагыстанда «Туган тел» татар мәдәнияте иҗтимагый оешмасы, татар милли-мәдәни автономиясе актив эшләп килә. Татарстан территориясендә Дагыстан халыкларының 2 меңнән артык вәкиле яши.

Секция тематикасы хакында фикер алышуга күчеп, Фәрит Мөхәммәтшин бүгенге көндә күпмилләтле Россия халыклары һәм мәдәниятләре диалогын үстерүдә гражданлык җәмгыяте институтларының мөһим ролен искәртте. «Без телләр, традицияләр, йолаларны саклау, өйрәнү һәм үстерү буенча күпкырлы эшне Татарстан халыклары Ассамблеясы эшчәнлеге аша алып барабыз, - диде парламент башлыгы. – Ул инде 30 ел дәвамында Татарстанда яшәүче халыкларның этномәдәни күптөрлелеген саклау, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгыту өлкәсендә төп эш юнәлешләрен туплый. Республикада милләтара тынычлык һәм татулыкны саклауда нәтиҗәле алым табылды. Әлеге оешманың абруе елдан-ел арта».

«Һәр халык, кайда гына яшәсә дә, үзенең туган телен, мәдәниятен һәм иң яхшы традицияләрен сакларга тырыша», - дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, милли-мәдәни автономия җитәкчеләренең чит илгә сәфәрләр вакытында республика делегацияләре эшендә катнашуы, республика җитәкчелегенең әлеге сәфәрләр вакытында ватандашлар һәм милли-мәдәни автономия вәкилләре белән очрашулары республикабыз өчен традицион күренешкә әверелде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мондый аралашу өчен һәрвакыт вакыт таба.

«Халык дипломатиясе» формалары Татарстанның Берләшкән Дәүләтләр Бердәмлегендәге партнерлары белән сәүдә-икътисади һәм мәдәни-гуманитар диалогны алга таба үстерергә ярдәм итә, дәүләт һәм халыклар арасында ышаныч һәм аңлашуны ныгытуга өлеш кертә, дип сүзен төгәлләде Фәрит Мөхәммәтшин.

«Быел парламент форумының кунакчыл Дагыстан җирендә узуы очраклы түгел, — дип билгеләп үтте Фәрит Мөхәммәтшин, форумның беренче эш көне тәмамланганнан соң журналистлар белән аралашканда. — Төрле телләрдә сөйләшүче һәм төрле дин тотучы күпмилләтле республика бу юнәлештә ничек эшләргә кирәклеген, теләсә кайсы җәмгыять үсешенең нигезе булган фундаменталь кыйммәтләрне саклап калу һәм арттыруның ни дәрәҗәдә мөһимлеген күрсәтә. Тынычлыкта һәм татулыкта гына төзергә мөмкин».

Бүген форумда республикада тормышка ашырылган уникаль тарихи-этнографик проект тәкъдим ителде. Ул Идел буе халыкларының XIX гасырның икенче яртысы - XX гасырның беренче яртысындагы традицион киемнәрен яңартуга багышланган проект. Аның презентациясе һәм күргәзмәнең тантаналы ачылышы Казан Кремлендә быел август ахырында Фәрит Мөхәммәтшин катнашында узды.

Форум кысаларында бүген Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко «Рәсүл Гамзатовның әдәби кунак бүлмәсе: безнең Рәсүлгә 100 яшь» иҗат интеллигенциясе вәкилләре белән очрашты. Анда Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.

Иртәгә Дагыстанның Дербент шәһәрендә парламент форумының пленар утырышы узачак. Утырышта Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советы Рәисе Валентина Матвиенко, Дагыстан Республикасы Башлыгы Сергей Меликов, федераль һәм региональ хакимият органнары вәкилләре, Бәйсез Дәүләтләр Берлеге илләреннән, Каспий буе дәүләтләреннән парламентарийлар, ЮНЕСКО һәм кайбер иҗтимагый структуралар вәкилләре катнашачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100