news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Фәрит Мөхәммәтшин чыгарылыш укучыларын «Соңгы кыңгырау» бәйрәме белән котлады

Бу көннәрдә республиканың барлык мәктәпләрендә «Соңгы кыңгырау» бәйрәме һәм тантаналы линейкалар уза. Татарстанда 2022-2023 уку елында 11 сыйныфны - 15 мең һәм 9 сыйныфны 40 меңнән артык укучы тәмамлый. Соңгы кыңгырау бүген Казанның Лобачевский исемендәге лицее укучылары өчен яңгырады. Чыгарылыш укучыларын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.

Чыгарылыш укучыларының тормышында тантаналы вакыйгаларның берсе Казан федераль университетының «Уникс» мәдәни-спорт комплексында узды. Парламент җитәкчесе кичәге мәктәп укучыларын сәламләде, укытучыларга һәм ата-аналарга лицеистларны укытуга һәм тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде, ә чыгарылыш укучыларына зур уңышлар теләде.

«Бүген лицеистлар, аларның ата-аналары һәм педагоглары өчен зур бәйрәм. Балаларга үз юлын һәм булачак һөнәрен сайларга, тормышта үз урынын табарга туры килә. Татарстанның киң мөмкинлекләре, күпвекторлы икътисады сезгә туган республикабызның һәм бөтен илнең үсеше өчен алган белемнәрегезне файдаланырга мөмкинлек бирә», - диде Мөхәммәтшин.

ТР Дәүләт Советы Рәисе лицей җитәкчелегенә һәм педагогларга аерым рәхмәт белдерде. «Мин лицейның педагоглар коллективына балаларга төпле һәм тирән белем биргәннәре өчен бик рәхмәтле. Лицейда алган белем балаларга югары уку йортларына кергәндә зур конкурсны уңышлы узарга мөмкинлек бирәчәк», – диде ул.

КФУ ректорының фәнни эшчәнлек буенча урынбасары Дмитрий Таюрский билгеләп үткәнчә, чыгарылыш укучыларын авыр сынаулар көтә. «Сезгә аттестация үтәргә, уку вакытында алырга өлгергән белемнәрне күрсәтергә кирәк булачак», - диде ул.

Мәктәпне тәмамлау белән балаларны шулай ук лицей директоры Елена Скобельцына котлады. Ул билгеләп үткәнчә, быел 221 укучы лицейны тәмамлады. Йомгаклау этабында Бөтенроссия олимпиадасында 12 лицеист җиңүче һәм призер булды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100