news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Фәрит Мөхәммәтшин Чувашия парламентарийларын Дәүләт Советының 30 еллыгы белән котлады

Бүген Чабаксарда, Я.Г.Ухсай исемендәге Мәдәният йортында Чувашия Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгына багышланган тантаналы җыелыш булды. Бу көнне 1994 елда беренче чакырылыш Чувашия парламентының беренче сессиясе уза һәм ул заманча социаль-икътисади шартларда күрше республиканы үстерүдә закон чыгару нигезләрен формалаштыруның башы була.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, парламент һәм республика Хөкүмәте исеменнән ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин депутатлар корпусын һәм Чувашия Республикасында яшәүчеләрне әлеге мөһим вакыйга белән котлады.

Республика парламенты башлыгы Идел буе федераль округы һәм илнең закон чыгару кырын камилләштерү буенча зур уртак эшчәнлек өчен Чувашия Дәүләт Советы депутатларына рәхмәт белдерде. «Чуваш халкы – хезмәт сөючән, үз уйлары һәм гамәлләрендә нык халык, - дип искәртте Мөхәммәтшин. – Мондый күршеләр белән югалмыйсың. Алга таба да бер-беребезгә ярдәм итәчәкбез».

Өч дистә ел эчендә Татарстанда һәм Чувашиядә шул исәптән профиль комитетлары дәрәҗәсендә дә парламентара хезмәттәшлекнең ныклы традицияләре барлыкка килде. Татарстан Дәүләт Советы һәм Чувашия Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында беренче беркетмә 1995 елда ук имзаланды, 2012 елда Парламентара хезмәттәшлек турында беренче килешүгә кул куелды.

2022 елның октябрендә ике республика парламентлары җитәкчеләре – Фәрит Мөхәммәтшин һәм Леонид Черкесов Татарстан Дәүләт Советы һәм Чувашия Дәүләт Советы арасында хезмәттәшлек турында яңа Килешүне имзалады. Парламентларның профиль комитетлары да даими визитлар алмаша.

Республикалар гуманитар һәм мәдәни өлкәләрдә актив хезмәттәшлек итә, чөнки ике төбәк тә – күпмилләтле. Татарстан халыклары Ассамблеясы составында чуваш милли-мәдәни берләшмәсе эшли, Күпмилләтле якшәмбе мәктәбендә чуваш теле өйрәнелә, чуваш телендә республика газетасы чыга, дип хәбәр итә ТР Дәүләт Советының матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot