Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Фәрит Мөхәммәтшин Чүпрәледә узган авыл җире халкының эшлекле активлыгы семинарында булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Бүген Чүпрәле районына эш сәфәре белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин килде. Ул «АгроТранспорт» авыл хуҗалыгы предприятиесе, Түбән Чәке авылы мәктәбе эше белән танышты. Аннары Дан монументындагы Мәңгелек утка чәчәкләр салды һәм авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үткәрде. Ул мондый төр семинар-киңәшмәләрне йомгаклады. Алга таба парламент җитәкчесе әлеге очрашу буенча фикерләрен белдерде.
«Бу семинар-киңәшмәләр, гадәттәгечә ел саен үткәрелә торган итеп тәртипкә керде. Авылларда яшәүче халыкның тормышына кагылышлы мәсьәләләр уртага салып сөйләшенелә. Аларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та бик нык игътибар белән карый. Районнарга, авылларга күп программалар белән ярдәм ителә. Һәм Федераль үзәктәге программалар да аз түгел», — дип ассызыклады Фәрит Мөхәммәтшин.
Семинар-киңәшмәдә 8 район вәкилләре катнашты. «Барлык районнарның әлеге программаларда актив катнашуын булдыру кирәк. Бу бит бюджет яки банкның процентлы кредит акчасы түгел. Бу – программа. Шунда катнашып авылның юлын яисә клубын ремонтлау, халыкның башка мәнфәгатен кайгырту, авылда яшәүчеләрнең яшәешен җиңеләйтү мөмкин. Җитәкчеләр битараф булырга тиеш түгел. Минем уйлавымча, алда аталган мәсьәләләргә игътибарны арттырачакбыз», — дип билгеләп үтте Мөхәммәтшин.
- Быел Чүпрәле районына 95 ел. Район башлыгы Марат Гафаров әйтүенчә, муниципалитетта 19 авыл җирлеге — 52 авылны берләштерә. Гомумән, районда 20 мең кеше яши.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз